Иреңне бәхетле итү серләре

Гаилә кору – сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәте. Гаиләнең җәмгыятьтә тоткан роле хакында күп сөйләнә, ләкин шуңа да карамастан, бүгенге көндә никахлашкан гаиләләрнең шактый зур проценты таркала. Гаиләләр ныклы булсын өчен әлеге киңәшләребез файдалы булыр.

Гаилә учагы ныклы, җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазифаларын үтәргә тиеш. Ә бүгенге яшьләр арасында вазифалар да, бурычлар да буталып бетте: хатыннар көне буе эштә югала, ирләр өйдә бала карый. Аллаһы Тәгалә кешеләр арасында туачак һәр проблеманы алдан күреп аларны будырмау өчен җавапларны Коръәни Кәримдә әйтеп калдырды. Бу гаилә мәсьәләсенә карата да шулай. Ислам дине өйрәткәнчә, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне җайлаштыру, тормыш иптәшеңне саклап калу һәм ничек бәхетле итүгә кагылышлы кайбер киңәшләрне җиткерәбез: 

1. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 90 проценты хатын-кыздан тора. Хатыннар моны аңлап, гаилә учагының җылылыгы өчен үзләрен җаваплы итеп тоярга тиеш. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Иреңнең синнән риза булуы – сине җәннәткә кертәчәк”.

2. Иреңнән аның көче җитмәслек әйберләрне сорамаска. Мәсәлән, берәр кыйммәтле нәрсә алырга яки ул яратмаган җиргә барырга ярамый.

3. Бервакытта да ирдән бар камил булган әйберләрне таләп итмәскә кирәк, чөнки һәрбер кешенең кимчелеге була. Ләкин үзең теләгән сыйфатларны җайлап кына, йомшаклык белән әйтергә була.

4. Ир кеше хатынының танышкан, өйләнгән вакыттагы хәлен, образын күз алдында тота. Шуңа күрә хатын кешегә үзен танышкандагы кебек мөлаем хәлдә, яхшы булырга кирәк. Гүзәл сурәттә, итәгатьле мөгамаләдә калырга. Өйне дә, үзеңне дә матур итеп сакларга, зиннәтләндерергә кирәк.

5. Ирегез көнләшерлек кыйфәттә башка ирләр янында күренмәскә киңәш ителә, чөнки бу ирнең ачуын китерергә мөмкин, ә моннан сакланырга кирәк.

6. Ир кеше өйдә булганда күбрәк аның янында булырга тырышыгыз. Ул сезнең янәшәдә булмаганыгызга ияләнмәсен. Барлык эшләрегезне дә ул өйдә булмаганда эшләп куярга яисә бергәләп эшләргә кирәк.

7. Өйне бик гүзәл итеп тәртипләргә киңәш ителә. Һәр ике атна саен өйдә берәр нәрсәне үзгәртсәң яхшы. Аның рөхсәтеннән башка өйгә кеше чакырмагыз.

8. Яшь чакта хыялланган романтик хисләр белән мавыкмагыз, көн дә алай булмас. Өйләнешкәч тормыш алып барырга кирәк. Кыенлыкларсыз булмый.

9. Ирегезнең байлыкларын саклагыз. Малын аның рөхсәте белән генә сарыф итәргә кирәк.

10. Әгәр әҗәтләре булса, үзеңнең акчаңны биреп торырга кирәк - уңышлы вакытта да, кыен чорларда да ярдәм итәргә әзер тоганыгызны ирегез белсен.

11. Кадерле вакытыгызны озак итеп телефоннан сөйләшеп, телесериаллар карап исраф итмәгез. Укыйсыгыз килсә дә, тормыш өчен файдалы әйберләрне өйрәнсәгез яхшы.

12. Ирегезне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтегез. Сез аның сәламәтлеген кайгырткан өчен ул сезне хөрмәт итәр һәм ныграк сөяр.

13. Гаиләдәге проблемаларны сөйләшергә уңайлы вакытны сайлагыз. Мәсәлән, эштән ял иткәч, ашагач, сөйләшергә әйбәтрәк.

14. Балаларыгыз алдында ирегезнең кимчелекләрен әйтмәгез. Киресенчә, балалар алдында ирнең дәрәҗәсен күтәрергә, “Әтиең нәрсә әйтер?”, - дип гел аннан рөхсәт соратырга кирәк. Ирегезгә дә балалар хакында зарланмагыз, чөнки аларны сез тәрбиялисез, аларның тәртипсезлегендә үзегез гаепле.

15. Көнчелектән һәм үпкәләүдән сакланыгыз. Көнчелек талакның ачкычы булса, үпкәләү – ирнең мәхәббәтен югалта. Юк әйбердән проблема ясамагыз.

16. Ирегезгә авыр сүзләр әйтмәгез. Ир-ат көчле булса да, йөрәге күпкә йомшаграк. Үзсүзле, кире сөйләүче булмагыз. Үзегезне баш итеп куймагыз.

17. Ирегезне әти-әнисеннән көнчеләнмәгез. Ислам дине өйрәткәнчә, ир кеше иң әвәл Аллаһы Тәгаләне, аннары Пәйгамбәрне, әнисең, әтисең, сеңлесен, аннары гына хатынын яратырга тиеш. Аларга бүләк алса, сүз әйтмәгез. Әти-әнисен аңа яманламагыз. Аның әнисенә гел “Әйе, әйе”, - дип тору киңәш ителә.

18. Гаиләгездә чыккан проблемаларны әти-әниегезгә барып сөйләмәгез, чөнки аларның сезнең өчен йөрәкләре авыртуы мөмкин. Бар очракта да гаиләгезне, ирегезне матур итеп күрсәтергә тырышыгыз.

19. Әти-әниегез хөрмәтлерәк яисә сез акчаны ирегезгә караганда күбрәк эшлисез икән, бервакытта да үзегезне ирегездән өстен куймагыз – ирнең моңа күңеле бик сызлый.

20. Ирегезгә көндез дә, төнлә дә итәгать кылыгыз. Юкса, үзен генә кайгырткан хатынга фәрештәләр ләгънәт кылыр.

21. Әлбәттә, гаиләне матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш, ләкин бар нәрсәне дә акчага кайтармагыз. Хатын берәр эштә эшли һәм өйдә хезмәтче тоткан очраклар да булгалый. Ләкин ирегезгә һәм балаларга сез үзегез кирәк.

22. Ананы имү – ул баланың хакы. Әнисенең сөте ясалма сөткә берничек тә тәңгәл килә алмый.

23. Беркайчан да ирегезнең эшеннән качмагыз. Мәсәлән, керләрне юмыйм, ашарга пешермим дигән сүз булырга тиеш түгел. Һәрбер эшегез өчен сезгә әҗер-савап язылачак, чөнки сез ирегезне шатландырасыз. Ә инде кайчак сезгә бу авыр икән, әгәр матур сүзләр белән сорасагыз, ирегез сезгә үзе үк ярдәм итәчәк.

24. Әгәр хатын кеше Аллаһының һәм иренең ризалыгын уртага куйса, ул бөтен авырлыкларны үтәчәк.

25. Исегездә тотыгыз: мәхәббәт, гүзәллек, бер-береңне мактаулар, тәмле аш белән тулган өй мәхәббәтсез, ялгызлык һәм байлык белән тулган өйгә караганда күпкә яхшырак.

Әлбәттә, бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Тик әлеге киңәшләр иң әһәмиятлеләре дип санала. Алар Коръәни Кәримгә, хәдисләргә һәм дин белгечләре фикерләренә таянып тупланды. Әйе, боларда камил гаилә төзү өчен үрнәкләр китерелә. Ләкин шушы кануннарның берничәсен генә үтәп яшәсәгез дә, гаилә тормышыгыз бәхетле һәм куанычлы булыр, иншалла. Һәрбарчабызга да бу савапка ирешергә һәм бәхетле гаилә тормышы корырга насыйп итсен!

“Туйлар.ру”
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии