Иркә авырлымы, юкмы?

Күптән түгел җырчы Иркәнең Артур исемле егет белән никах укытканнары турында хәбәр иткән идек. Туйлары 6 июльгә билгеләнгән булса да, шушы арада Иркә белән бәйле төрле имеш-мимешләр ишетергә туры килә. Берәүләр “Иркә тазарган” ди, икенчеләр “юк, ул авырлы” дип каршы килә, өченчеләр “матурайган” дип сөйли.

Концерт фотоларына күз төшерсәң, чыннан да, җырчының бераз “зураеп” киткәне сизелә. Корсак, ян-яннары байтак кына киңәйгән. Хәер, бу җырчының гәүдәсендә генә түгел, йөзендә дә чагыла: ул тагын да түгәрәкләнгән. Сәхнә коллегалары бу хакта ни әйтергә белми. Авырлымы ул, юкмы?

“Соңгы тапкыр гримеркада күрдем аны. Авырлы кебек тоелды. Ә болай белмим. Кияүгә чыккач, ул “эреләнеп” китте әле. Әллә ни сөйләшми дә”, - ди Иркәнең сәхнәдәше. Икенче берсе бу хәбәргә каршы килә: “Кая авырлы булсын? Юк. Түгәрәкләнүе дә күптәннән бит инде. Бер өч айлап бардыр”, ди.



Иркәнең үзеннән төгәл белмәкче идек, дүрт номерының дүртесе дә “данный абонент недоступен” дип җавап бирә. Аның бу гайбәтләрдән ераграк булырга теләвеме икән, я журналистлардан качып йөрүе микән, белгән юк. Ә авырлымы, юкмы икәнен вакыт күрсәтер.

Чыганак
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
14.04.2014 18:45:47

юк ул корсаклы була алмый ул бала таба алмый

02.12.2013 13:02:59

иркэ январь дэ бэби алып кайта мени?

01.12.2013 23:42:14

Иркэ авырлы, тиздэн бэбие туачак! Доресрэге, яна ел бэйрэмнэреннэн сон)))

01.12.2013 18:32:39

аааааааааааааааа

23.06.2012 22:25:45

Шәм тотып тормадыгызмы,белгән булыр идегез...

ЙОКЛЕ БУЛСА.ИСЭН САУ ТАПСЫН.Иркэ шул,Раязга караганда мен тапкыр популярда,затлы да жырчы.!

13.06.2012 14:12:03

Кешенен шэхси тормышына кирэгеннэн артык тыгыласыз тугелме? Хэзер тазарырга да, ябыгырга да, елмаерга да, еларга да, колергэ дэ ярамый башлыячак.(бала табарга да бугай)Дорес эшли иркэ тел. сундереп...купме чэйнэргэ, гайбэтлэргэ тузэргэ була.

13.06.2012 14:10:36

сезгэ ул ИРКЭ. Мина по барабану корсаклымы ул тугелме.Барыбер чит ил артистлары , журналистлары кебек кылана алмыйсыз. Хэм без татарларга ул кирэк тэ тугел.

11.06.2012 14:57:24

Сезнен ни эшегез бар сон анда?Тугел темаларга кагылаыз,тикшермэгез дэ тыгылмагыз да кешенен шэхси тормышына.

09.06.2012 23:04:37

Ә аның авырлымы-юкмы икәне безгә шул нәрсәгәме соң? Бездән убчий авырлы түгелдер ич???

09.06.2012 20:12:47

новерно

09.06.2012 18:31:07

Үзегез дә белмәгәч,нигә кеше котыртып утырсыз соң?
Хэзер ничек йокларга инде менә?! Авырлымы,юкмы..????

Последние комментарии