Иркә: «Балалы хатын-кызга өйләнү Артурны бер дә куркытмады, ул 3 кызыбызны да бертигез күрә»

- Сәхнәгә аяк баскан вакытым - тормышымның иң катлаулы еллары иде. Ул вакытта бердәнбер юанычым һәм шатлыгым – бары тик кызым Айсылу гына иде. Ул елларга әйләнеп кайтасым килми.

18 яшьтә кияүгә чыктым. Ирем белән бер елдан артык кына бергә яшәдек. Ул башкага китте. Әни булганда миңа нибары 19 гына яшь иде. Бәлки ул вакытта нинди җаваплы адым ясаганымны аңлап та бетерә алмаганмындыр. Хәзер Айсылу өчен Ходаема рәхмәтлемен.

Балалы хатын-кызга өйләнү Артурны бер дә куркытмады. Монда мин курыктым. Әмма борчылуларым юкка булган, Айсылу белән Артур уртак телне бик тиз таптылар. Никах укытканнан соң, шул ук көнне Айсылу үз теләге белән аңа: “Әти” - дип эндәшә башлады. Ширбәт аена да өчәүләп бардык. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәт һәм дуслык әллә кайдан сизелеп, күренеп тора. Бала мәхәббәтен көчләп яулап булмый. Әти назына сусаган иде ул. Аларның бер-берсенә булган ихтирам һәм мәхәббәтләре гомерлек була күрсен иде. Әминәне дә, Сөембикәне дә, Айсылуны да бертигез күрә ул. Мин – иң бәхетле хатын һәм әни, Аллага шөкер", дип белдергән Иркә "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.12.2016 16:38:37

Админ уңай комментарийларны гына урнаштыра. Иркәнең тормыш юлы кытыршырак шул, кешеләр белми дип уйламагыз инде. Бигрәк тә Аксубай районыннан якташлары белән сөйләшеп карагыз.

Последние комментарии