Иркә әтисенә хөрмәт йөзеннән, исемен үзгәрткән

- Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: “Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты.

Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим. Туылысынча үзгәртергә теләк бар, әмма вакыт җитми тора. Анан мөһимрәк эшләр бар дип әйтимме?! Якын киләчәктә алынырмын дип уйлыйм.

Миңа барыбер күпчелек Иркә дип дәшәләр. Иремнең бөтенләй дә Айгөл дигәне юк. Әти-әни “кызым” ди, өч абыем гына Айгөл дип эндәшә. Калганнар өчен мин – Иркә.

Исем үзгәртүгә уңай карашта мин. Киләчәктә кызларым да үзгәртәм дисә, мин алар яклы булам. Мәсәлән, алар да җырчы булып, псевдоним сайларга уйласалар... Иң мөһиме – акыллы, сәламәт булсыннар, эш исемдә түгел. Әмма кызларым җырчы булыр дип бер дә өметләнмим. Айсылу, Әминә, Сөембикә – миңа калса, һәркайсының исеме уңышлы, зәвыклы, аларга гомергә ошар дип ышанам. Гомумән, мин татар исемнәрен яратам. Рус исемнәренә якын исемнәрне бөтенләй яратмыйм. Татар милләтен үстерүгә нинди дә өлеш кертергә кирәк дип саныйм, дип белдергән Иркә "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии