Иске Татар бистәсендә түләүсез Wi-Fi эшли башлаячак

Горький паркы һәм Казансу елгасы буенда да инженер инфраструктурасы булдыру юнәлешендә эш бара. Иске Татар бистәсе һәм Горький паркында сынау режимында «Мобиль гид» хезмәте эшли башлаячак.

Кичә эшлекле дүшәмбедә Казан мэрының IT-технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев шәһәрдә бушлай Wi-Fi-интернетны җәелдерү планнары хакында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның барлык метро станцияләрендә, Җиңү, 1000 еллык, Петров, «Крылья Советов» паркларында, Сыртланова һәм Тынычлык урамнарындагы скверларда, «Эрмитаж» бакчасында, елга портында һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда түләүсез Wi-Fi сервисына тоташырга мөмкин. Май аенда мондый объектларга Бауман урамы, ә июньдә «Казан» Гаилә үзәге территориясе дә кушылды. Башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәрдә интернеттан тоткарлыксыз файдалана ала торган алдагы объект Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы булачак. Биредә Wi-Fi сервисын 1 августта тоташтырырга ниятлиләр.

Шәһәр парклары, бакчалары, Бауман урамы һәм метро казанлылар Wi-Fi сервисыннан файдалана торган иң популяр урыннардан санала. Wi-Fi ның яшьләр арасында популяр булуы шәһәрдә тематик чаралар үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, 25 июльдә Казанның 1000 еллык паркында «Поймай Wi-Fi» шәһәркүләм квесты узачак, дип хәбәр итә башкаланың рәсми порталы.

Дмитрий Еремеев шулай ук Казанда башкалада яшәүчеләр һәм туристлар, шулай ук төрле чаралар үткәрү өчен интерактив хезмәтләр тәкъдим итү эшенең дәвам итүе хакында сөйләде. «Аудиогид кушымтасын мәгълүмат белән тулыландыру эше дәвам итә, аның маршруты Казан Кремле территориясе буенча үтә. Кушымта кулланучылар өчен бушлай булачак. Иске Татар бистәсендә һәм Горький паркында сынау режимында «Мобиль гид» хезмәтен гамәлгә ашыру күздә тотыла», - диде Дмитрий Еремеев.

Казан мэры Илсур Метшин парк һәм бакчаларда бушлай интернетның казанлылар өчен акрынлап нормага әверелүен билгеләп үтте. «Без инде моңа күнегеп барабыз. Алайса, Европаның кайбер зур гына шәһәрләренә баргач, гап-гади электрон почта да ала алмыйсың, 3G да юк. Казан әлеге юнәлештә хәрәкәт итүен туктатмаска тиеш», - диде шәһәр башлыгы.

Чыганак: intertat.ru 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии