«Ittifaq»ның яңа альбомы дөнья күрде

«Ittifaq» төркеме солистының өр-яңа альбомы дөнья күрде.Татарча рэп юнәлешенең пионерлары – «Ittifaq» төркеме соңгы берничә елда проектлар иҗат итү һәм җитештерү белән әллә ни шөгыльләнмәгән иде. «Ittifaq» солисты һәм саундпродюсеры Ильяс Jahffarның альбом чыгаруы яшьләр өчен дә көтелмәгән яңалык булды.

 «Тоташтырып булмый» - 2007-2013 елларда язылган бик шәхси композицияләрнең җыелма тупланмасы. Хис төсмерләрен талгын гына алыштырган әлеге җырларда һәркем үзен таный һәм лирик геройның эчке дөньясы белән таныша ала, ди автор.

«Yummy Music» лейблы астында чыккан альбом yummymusic.ru сайтында урнашкан һәм аны ирекле рәвештә инде тыңларга да мөмкин. Шулай ук яңа альбом әсәрләрен барлык популяр социаль челтәрләрдә дә табарга була.
Бик тиздән диск та әзер булачак: ике яңа бонус-треклы альбомның бүләк варианты. Татар музыкасы хедлайнерының альбомын хәзер үк бушлай биредә тыңларга мөмкин: http://jahffar.tumblr.com/
Мәгълүм булганча, “Ittifaq” 2005 елда барлыкка килгән татар рэп-төркеме. Төркем “Бәлки” дип аталучы беренче альбомын 2007 елда чыгара һәм актив гастроль турын башлый. «Ittifaq» төркеме – Казан, Пермь, Ижау һәм хәтта Хельсинки шәһәрләрендә узучы күпсанлы фестивальләрнең даими катнашучылары. Хәзерге вакытта «Yummy Music» лейблы артистлары арасында тора.
                                                                                                                                                                                                                                                        «Интертат.ру»
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии