Июнь аена йолдызлар фаразы

2016 елның июнь ае – катлаулы ай. Әгәр бу айга зур өметләр баглап, уңышка ирешергә телисез икән, барысына да әзер булыгыз. Әмма бу уңышлы көннәр булмый, дигән сүз түгел әле, бәхет һәркемгә дә "елмаер". Мәхәббәт өлкәсендә йолдызлар ярдәм итәргә вәгъдә бирә, шуңа күрә яңа мөнәсәбәтләрдән курыкмагыз. Июнь – рамазан ае, бу айда начар уйлардан арынып изге нияттә булыгыз, мохтаҗларга хәер бирегез.

Кучкар. Яңа айда кызыклы тәкъдимнәр кабул итәрсез, баш тартырга ашыкмагыз, бу адым тормышыгызны уңай якка үзгәртергә мөмкин. Акчаның беркемгә дә комачау иткәне юк әле. Иң мөһиме: игътибарлы һәм сак булыгыз! Ай уртасы сәяхәткә бару өчен уңайлы. Ай ахырында якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы бар. Гаеп үзегездә булганга күрә, авыр хәлдән чыгу юлын да нәкъ менә сез уйлап табарга тиеш. Уңышлы көннәр: 2 июнь, 13 июнь, 22 июнь, 23 июнь.

Үгезбозау. Июнь ае финанс өлкәсендәге кыенлыкларны хәл итү өчен уңайлы вакыт. Әгәр озак вакыт дәвамында уйлап йөргән идеяләрегез булса, аларны шушы айда тормышка ашырырга тырышыгыз. Шәхси тормышыгызда мактанырлык хәлләр булмаса, яңа йөзләр белән танышудан, гашыйк булудан курыкмагыз, чөнки бу ай сезгә мәхәббәт өлкәсендә зур өметләр баглый. Күтәренке кәеф, елмаю эшегезгә дә уңай тәэсир итәчәк. Уңышлы көннәр: 1 июнь, 5 июнь, 12 июнь, 25 июнь.

Игезәкләр. Июнь аенда бераз гына булса да әрсезлек, кыюлык күрсәтегез. Артыгы белән йомшак күңелле, һәркемгә ачык булугыз кайвакыт үзегезгә үк тискәре йогынты ясый. Йолдызлар ошаган кешеләрегез белән генә аралашырга киңәш итә. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый, шуны аңлагыз. Июнь ае сезне яңа ачышлар белән сөендерәчәк: яңа танышулар булыр, яңа җирләрне күрерсез. Ай ахырында юк-барга акча туздырмаска киңәш ителә. Уңышлы көннәр: 6 июнь, 7 июнь, 20 июнь, 28 июнь.

Кысла. Тирә-юньдәге кешеләргә артык күп игътибар бирәсез. Ә сезнең хакта кем кайгырта соң? Бу айда йолдызлар бары тик үз күңелегезне генә күреп яшәргә киңәш итә. Кибеттән ошаган киемегезне алыгыз, матурлык салонына барыгыз, тәмле ризык алып ашагыз. Моның белән беррәттән ял да итәрсез, ә бу хәзер сезнең өчен бик мөһим. Уңышлы көннәр: 6 июнь, 18 июнь, 25 июнь, 29 июнь.

Арыслан. Тормышыгызда кыенлыклар бар икән, бу турыда якын кешегезгә хәбәр итегез, ярдәм сорагыз. Рухи яктан көчле һәм нык булуыгыз һәрвакытта да ярдәм итмәскә мөмкин. Якын кешегез белән аралашу, борчыган мәсьәләне сөйләү күңелегезгә җиңеллек бирер. Кунакка барып кайту авыр хисләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Ай ахырында эш хакыгызның күтәрелү, грант оту яки матди ярдәм алу ихтималы бар. Уңышлы көннәр: 7 июнь, 19 июнь, 26 июнь, 30 июнь.

Кыз. Һәрнәрсәнең чамасы була – моны истән чыгармагыз! Кызлар еш кына чама хисен югалта. Сезне беркем дә йөгәнләп тотмый, үзегез өчен сез җаваплы. Сәламәтлегегезне саклагыз, артык авырлык җыюдан качыгыз. Ай уртасында шәхси тормышыгызда күңелле яңалыклар көтелә. Романтик кичәләр, кинога бару да тормышыгызны төрләндерәчәк. Уңышлы көннәр: 3 июнь, 11 июнь, 26 июнь, 29 июнь.

Үлчәү. Июнь аен йолдызлар күңелле итеп үткәрергә киңәш итә. Мәсәлән, күптән хыялланган илгә сәяхәт кылыгыз, бер тапкыр да күрмәгән күргәзмәгә барыгыз. Ай уртасында дәрәҗәле затлар арасына эләгү ихтималы бар. Ким-хур булмас өчен белемнәрегезне эшкә җигегез, әмма артык кыланмагыз, үзегез булып калыгыз. Ай ахырында акча мәсьәләсендә кыенлыклар, югалтулар булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз! Уңышлы көннәр: 3 июнь, 11 июнь, 29 июнь, 30 июнь.

Чаян. Чаяннар гадәттән тыш акыллы, шаян булып күренергә ярата. Кайбер хатын-кызлар ачык киемнәр киеп, артык бизәнеп куярга да күп сорамый. Әмма тирә-юньдәгеләр сезне җиңел холыклы дип уйларга мөмкин, шуңа күрә йолдызлар табигый, гади булырга киңәш итә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә ихлас булыгыз, хисләрегезне белдерүдән курыкмагыз. Ай ахырында якын кешегезне сөендерегез, аңа бүләк бирегез. Уңышлы көннәр: 7 июнь, 16 июнь, 28 июнь, 30 июнь.

Укчы. Июнь аенда хыялыгыз тормышка ашарга мөмкин! Тырыш булуыгыз көтелгән нәтиҗәләргә китерер, дөрес юлдан баруыгызны аңларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә бар да тыныч булачак. Яраткан яки ошатып йөргән кешегез булса, әлегә сабыр итегез, сүз катырга ашыкмагыз. Серле булуыгыз ошаткан кешегезнең игътибарын җәлеп итәчәк. Ай ахырында аш үткәрү, мәчеткә сәдака кертү хәерле булыр. Уңышлы көннәр: 9 июнь, 15 июнь, 25 июнь, 28 июнь.

Кәҗәмөгез. Горурлык – тискәре сыйфат булса да, яхшы мәгънәдә горур булу зыян итмәс. Ышанып йөргән кешегез сезне үз максатларында файдаланырга мөмкин. Эш өелү сәбәпле, эштә бик еш тоткарланырсыз. Сабыр һәм чыдам булыгыз, чөнки бу озакка сузылырга мөмкин. Талчыкмас өчен йолдызлар эшегезне яратырга киңәш итә. Энергия һәм көч туплау өчен күбрәк балалар һәм якты күңеллле кешеләр белән аралашыгыз. Уңышлы көннәр: 7 июнь, 16 июнь, 26 июнь, 29 июнь.

Сукояр. Ничә яшьтә булуыгызга карамастан, әле дә үзегез белән идарә итүләренә каршылык күрсәтмисез. Моның сәбәбе дә гади: сез "юк" дип әйтә алмыйсыз. Кешенең кәефен бозмас өчен сез хәтта күңел тартмаган эшне дә башкара аласыз. Әмма шуны истә тотыгыз: сез тирә-юньдәгеләрне сөендерер өчен түгел, беренче чиратта, үзегез өчен яшәргә тиеш! Июнь ае җылы булуга карамастан, салкын тидерү ихтималы бар. Күбрәк су эчегез, җиләк-җимешләр ашагыз! Уңышлы көннәр: 10 июнь, 14 июнь, 23 июнь, 27 июнь.

Балык. Йолдызлар ай башында ял итәргә киңәш итә. Эштә генә түгел, өйдә дә вак-төяк мәшәкатьләрдән арынып торыгыз. Ай уртасы – мөһим карарлар кабул итү вакыты. Алай гына да түгел, бу – киләчәкне билгеләү чоры. Мөгаен, хәзерге эшегез, гомумән, тормыш рәвешегез сезгә туры килмидер. Үзгәрешләргә әзер булыгыз! Ай ахырында якын кешегездән күңелле хәбәр көтегез. Уңышлы көннәр: 2 июнь, 16 июнь, 26 июнь, 30 июнь.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии