Изге хатын сорау догасы

“Ир-атка бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын”, - диелә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең бер хәдисендә. Яхшы ат (бүгенге заманага туры китереп әйтсәк шәп машина) белән яхшы йортны сатып алып булса, яхшы хатынга ирешү – ул бәхет эше. Шулай да Аллаһы Тәгаләгә догалар кылып тугры хатынлы булырга мөмкин икән.

 Гаилә кору Пәйгамбәребезнең сөннәте булганлыктан ир-хатын мөнәсәбәтләренә Исламда зур урын бирелә. Аллаһ Тәгалә иң беренче кеше – атабыз Адәмне юктан бар итте һәм җәннәткә урнаштырды. Кешегә куаныч итеп ир-атның үзеннән хатын-кыз Һаваны бар итте. Аллаһу Раббыбыз әйтте: “Ул сезгә тынычлык табу өчен сезнең үзегездән хатыннар яратты һәм арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды.” (Рум:21). 

Чыннан да, тугры хатын – дөнья һәм ахирәт нигъмәте. Бу хакта бер хәдисендә Пәйгамбәребез “Яхшы хатын – иманның яртысы”, дип әйткән. Әйе, дөнья ул казна, шул казнаның хәзинәсе – хатын-кыз. Гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазыйфаларын үтәргә тиеш. Нинди хатын исламда хәерле дип санала соң? Тугры хатынга караса, иренең күңеле сөенер, күзләре ял итәр, хатынына әмер бирсә – хатыны буйсыныр, ә инде ире сәфәргә китсә – хатыны үзен һәм иренең мөлкәтен саклар. Дини китапларда тугры хатын әнә шулай тасвирлана. Барлык хатын-кызлар да шушы шартларга буйсынса, ирләрен бик бәхетле итәр иде. Тик кызганыч, бүгенге көндә күпчелек хатын-кызлар үзләренең гүзәл зат икәнлеген онытып, чамасыннан артык дөнья куа, карьера ясый. Шуның нәтиҗәсендә аның гаиләсенә вакыты аз кала һәм гаилә арбасының бер тәгәрмәче тәгәри. 
Дин белгечләре фикеренчә, тәкъва мөслимәләр ирләренең сүзләреннән чыкмаска тиеш. Бу фикерне раслаучы хәдис тә бар. “Нинди генә мөслимә вафат булып, ире аннан разый калса, ул хатын җәннәтле булыр”, дигән Мөхәммәд (с.г.в.)  

Ислам дине мөселман кешесен һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таянырга өйрәтә. Менә бу очракта да мөэмин ир-егетләр Ходайдан хәерле тормыш иптәше сорап, дога кыла. Яхшы хатын насыйп булсын өчен дин белгечләре Изге Китабыбыз Коръәни Кәримдәге Касас сурәсенең, яки аны Нур дип тә әйтәләр, 24нче аятен укырга киңәш итә. Ул шулай укыла: “Рабби инни лимә әңзәлтә иләйә мин хайирин фәкыйрь”. Үз вакытында әлеге доганы Муса галәйһиссәләм дә кылган булган. Аның тәрҗемәсе “Йа, Раббым, Син иңдергән нигъмәтләр каршында мин бер фәкыйрь хәлендә. Мин Синең ярдәмеңә мохтаҗ”. Намаз укый белүчеләргә бу максаттан истихара намазы укуны да киңәш итәргә була. Ул, гадәттә, ике рәкагать сөннәт намазы кебек укыла. Аны тәмамлагач, гарәпчә, яисә үз телеңдә ихластан дога кылырга кирәк. Шул очракта киң мәрхәмәт Иясе булучы Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас.

Тик ни гаҗәп?! Кайбер ирләргә уңган, акыллы, сабыр хатын насыйп булып та, аның кадерен белмәүчеләр очрый. Ислам дине хатыннарны Аллаһының биргән нигъмәтенә тиңли, шуңа күрә аларны сакларга һәм кадерләрен белергә чакыра. Пәйгамбәребез дә бит “Һәрвакыт хатын-кызларга карата яхшы булыгыз. Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылды, ә кабырга исә кәкре. Аның белән ләззәтләнәсең килсә, кәкрелегенә карамыйча гына ләззәтлән. Турайтырга уйласаң, сындырырсың. Сындыру – аның белән аерылудыр”, дип әйтеп калдырган. Бу сүзләр һәр гаиләдә кагыйдәгә алынса, ятим балалар да әзрәк булыр иде. Әнә шундый гади генә мисал белән Пәйгамбәребез хатын-кызның үзенчәлекле табигатен аңлатып бирә алган. Чыннан да, йөрәгенә Аллаһының илчесе биргән нәсыйхәтләрне урнаштырган ир, хатынының күп кенә вак-төяк кимчелекләрен күрми, нәтиҗәдә, гаиләдә иминлек һәм тынычлык таралып, тавыш һәм бәхәсләр кими. 

Яхшы хатын эзләп йөрүчеләр колагына тагын бер хәдисне искә төшерик. Безгә үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд “Хатын-кызны сайлаган вакытта дүрт сыйфатына игътибар итәләр: байлыгына, матурлыгына, дәрәҗәсенә һәм диненә. Гомерлеккә хатын сайлаганда дүртенчесенә карап сайлагыз, ягъни тәкъва мөслимәне эзләгез. Андый очракта сез гаиләдә тынычлык табарсыз!”, дигән. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә гаилә бәхете, тыныч һәм шатлыклы гомер насыйп итсен. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии