Җәмилә ире белән аерылган
"Аерылышу бөтен дөньяга хас күренеш, фин татарлары да искәрмә түгел. Әмма Россиядән килгән килен буларак, миңа мөнәсәбәт башкачарак һәм аерылышу да авыррак булды. Башта кыен иде, хәзер исем китми, ничек бар, шулай кабул итәм. Сабырлык белән барысын да җиңеп була, яралар да төзәлә. Бары тик вакыт кирәк һәм ул арада эш белән үзеңне юатып, алга карап эш итү мөһим.
Финляндия җәмгыятендә “бу – аерылган хатын” дип кимсеткән яки кызганган мөнәсәбәт юк. Хатыннар да, ирләр дә бер үк хокуктагы кешеләр. Балаларның кем белән каласын, милек мәсьәләсен – барысын да үзара килешеп башкардык. Балалар миндә дә, әтиләре белән бергә дә яши. Күп очракта минем белән. Финляндиядә балаларын ялгыз тәрбияләүчеләргә дәүләт пособиеләрне кысып түгел, ә мулдан бирә. Ләкин миңа ул тиеш түгел, Аллага шөкер, керемем җитәрлек", дип белдергән Җәмилә "Ватаным Татарстан" газетасына.
Комментарии
Туйлар.ру сайтында кайчан татарча яза башларга өйрәнерләр икән? Ул көнне күрү бәхетенә ирешербезме икән без? "Җәмилә ире белән аерылган" түгел, "Җәмилә ире белән аерылышкан" кирәк.