Җәвит Шакиров "Оби" кибетендә ни эзләп йөри?

Җәвит Шакировны "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе "Оби" кибетендә очраткан. Җырчы болай дип сөйләгән:
- 3 яшьлек оныгыбыз Самирага тау, бассейн, бүлмәсенә карават алдык. Үз йортыбыз белән торгач, оныкка бөтен уңайлыкны тудырыйк дибез. 28 май көнне Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Шакированың 50 яшьлек юбилей кичәсен уздырдык. Бу алдан үткәргән фестивальләрдән бер башка өстен иде. Ул җырлар, костюм, сценарий дисеңме! Икенче китап та чыгардык.
 
«Башваткыч»ка съемкалар бара. Ял белән эшне бергә үткәрәбез. Сабантуйларга чыгыш ясарга чакырып торалар. Сезонны 30ыннан башладык менә. 
 
Олы улыбыз диссертация якларга әзерләнә. Кечесе 11 нче сыйныфны тәмамлый, БДИ биреп йөргән көннәре.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии