Җырчы Альбина Абрамова: «Күрмәвем дә комачау итми. Мин – бик бәхетле»

Салкын караш көчле итә. Җырчы Альбина Абрамова әнә шулай ди. Аның язмышы да башкалар гыйбрәт алырлык. Ул 6 айлык бала булып туа. Җитлегеп бетмәгән нарасыйны табиблар озак дәвалый әле. Махсус аппарат астында шактый ята ул. Кызганыч, шушы вакыт эчендә аның күзләре дә күрми башлый.
Башта кызны Түбән Камада урнашкан сукырлар җәмгыятендә язарга һәм укырга өйрәтәләр. 7 нче сыйныфтан соң Лаешка китәргә туры килә. Монда Альбина күрми торган балалар өчен махсус интернатта укый. Аннан соң Казанга юл тота: мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.
 
Ул чакта әтисе кызына терәк була. Алар икәүләп Казанга күченә. Альбинаның әнисе Түбән Камада яшәп кала. Иван дәдәй кызын бер генә минутка да үзен генә калдырмый. Иртән укырга алып килә, класска озатып куя. Аннары дәрес бетүгә ишек төбеннән каршы алып, икенчесенә илтеп куя. Иң мөһиме: кызы укысын гына! Концертлар вакытында Иван дәдәй еш кына Альбинаны сәхнәгә үзе чыгарып та куя.
 
Хәзер инде кызының янәшәсендә насыйп яры бар. Алар бәхетле мизгелләр кичерә: ире Рөстәм белән бәби сөяләр.
 
–  Кешеләрнең төрлесе бар. Кемдер ярдәм кулын суза, кайберәүләр начар сүзен әйтә. Икесен дә кабул итәбез. Якын итүчеләр яшәр өчен көч өстәсә, авыр сүзләр безне чыныктыра, – ди ул. – Әни булуыма 1 айдан артып китте. Кызым Гөлсирин тормышыбызга ямь өстәде. Бәбигә узганымны белгәннән бирле рәхәт дулкында яшим. Ул хисләремне аңлатырлык түгел! Күрмәвем дә комачау итми. Мин – бик бәхетле ана. Сабый дөньяга килеп, аны кулларымны алу мизгелен һич кенә дә оныта алмыйм. Янымда ирем, әти-әнием бар. Алар – иң зур терәгем. Баланы бергәләп карыйбыз. Ирем дә күрмәгәч, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии