Җырчы Алсу «Kinder МУЗ Awards» премиясенә кем белән килгән иде?

Ян Абрамов исемле эшмәкәренең хатыны, 30 яшьлек популяр җырчы Алсу, беренче тапкыр күп санлы, “йолдызлы” аудиториягә үз кызларын күрсәтте. Мәскәүдә булып узган «Kinder МУЗ Awards» балалар музыкаль премиясендә булган кунаклар гүзәл Микелла һәм Сафина белән үзләре дә таныша алды.

 Әйтергә кирәк, элек Алсуның беркайчанда төрле чараларга кызлары белән килгәне булмады. Җырчы бары тик Микелла һәм Сафина фотоларын төрле социаль челтәрләрдә генә элә иде. Әнисе кызларын “публикага” күрсәткәч, алар турында бик теләп сөйләде дә. Алсу сүзе буенча, Сафина әтисенә охшаган булса да, холкы белән күбрәк аңа тарткан. Ул шундый ук  тыныч, ярдәмчел. Ә менә Микелла бик актив, җырларга һәм игътибар үзәгендә булырга ярата икән. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.10.2013 10:43:47

фу исемнэре...

Последние комментарии