Җырчы Дилә Нигъмәтуллина юбилеен уздырды (ФОТО һәм ВИДЕО)

6 май көнне татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага 35 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен якыннары һәм яраткан тамашачысы белән ресторанда үткәрде. Кичәдә Диләнең "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгы да тәкъдир ителде.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Дилә Нигъмәтуллинаны котлап чыгыш ясады. "Казанга килүемә 10 ел булды, Диләне дә якынча шулай беләм. Ул – мәрхәмәтле, эчкерсез кеше, аның белән сөйләшүе рәхәт, өстәвенә чибәр дә әле үзе. Дилә милләттәшләребезне, тамашачыларны, артистларны тавышы белән куандырып торсын. Ходай Тәгалә аны саулыктан аермасын, ярдәменнән ташламасын. Юлында үзе кебек эчкерсез, ихлас, кешелекле кешеләр генә очрасын. Шунысы да туры килеп тора: 26 майда улымның да туган көне, аңа 2 яшь тулды", – дип белдергән Филүс "Интертат. ру" сайтына.

- 20 яшьлек чагымда 35 яшь күп сыман тоела иде. Әмма бу һич тә алай түгел икән. Күңел яшәрә генә, – ди Дилә. Ул элекке хитлары белән бергә яңа җыентыгында тупланган җырларны да башкарды. Моннан тыш, җырчы махсус туган көненә дип инглиз телендә "New York" җырын өйрәнгән. Туган көн мәҗлесендә Диләнең иҗатташ дуслары Ләйсән Сөнәгәтова, Мөнир Рахмаев, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, яңа гына Сочидан кайтып төшкән Альбина Апанаева, Айгөл Рәхимова, Ләйлә Дәүләтова, Иркә, Диләнең абыйсы Булат Нигъмәтуллин, тормыш иптәше Марат белән кызы Сәфинә дә бар иде. Алар барысы да Диләгә изге теләкләрен җиткерде. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.

Диләгә берсеннән-берсе үзенчәлекле бүләкләр бирделәр. Алар арасында тере куяннар да һәм хәтта машина да бар иде! Ләйлә Дәүләтова исә Диләгә шигырьләр җыентыгын бүләк итте, анда Диләгә багышлап язылган шигырь урын алган. Юбилярга шулай ук күп санлы чәчкә бәйләмнәре, 35 розалар бүләк ителде. Мәҗлестә Диләнең тавышы белән җырлый торган курчак аукционга куелды. Аны 1 мең сумга туган көнгә килгән тамашачы сатып алды. Дилә исә бу акчаның хәйрия максатларына – авыру балаларга ярдәмгә тапшырылачагын белдерде. 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.06.2016 20:47:42

Маратның Инстаграмын карасагыз, аның туган көндә булуына инанырсыз. Фото-видеолар куеп кына торды...

03.06.2016 10:22:11

Без капчыкта ятмый, чыгар эле бер

01.06.2016 15:36:50

Телэгэн кеше кайтмыймыни инде? Чит илдэн дэ кайталар, какуй анда Мэскэудэн генэ. Ир ойдэ булмаганда туган кон мэжлесе уткэру генэ тугел, гади обедны да утырып ашыйсы килми бит.

30.05.2016 22:34:18

Значит Мэскэудэн кайтып житмэгэн. Кисэтеп куйдылар бит алдан ук, если что булмаска может, дип. Вот анлашыла инде шуннан анлаган кешегэ

30.05.2016 21:31:41

Нишләп монда остэллэр артында кеше күренми? Сэрби язганча репетиция вакытын төшергәннәр ахрысы) ????

30.05.2016 18:59:44

Э ни очен бер жирдэ дэ Дилэнен ире не фигурируется?

30.05.2016 13:08:59

Бик кунелле булган ахры, остэл артлары буп-буш,эллэ репитиция вакытын тошереп куйганнар инде?

Последние комментарии