Җырчы Илназар: "Бабай биргән исемемне өшкереп үзгәрттеләр..."

Автор-башкаручы Илназар “Дөбер-шатр” төркеме җырчысы иде. Берничә ел эшләгәч, Әсхәт белән төркемгә нокта куйдылар да икесе ике юнәлештә киттеләр. Илназар төрле эшкә чумды, шул ук вакытта шыпырт кына көйләр язуын да дәвам итте. Җырларын танылган җырчылар халыкка ирештерә торды...

— Әсхәт белән нинди мөнәсәбәттә калдыгыз?

— Бик еш булмаса да, элемтәдә торабыз. Фотоларга “лайк”лар куешабыз (көлә). Яхшы мөнәсәбәттә...
 
— Илназар тәхәллүсен үзең сайладыңмы?
 
— Бабай биргән исемем — Илнар. 17-18 яшьләрдә, өшкереп, Илназ дип үзгәрттеләр. Шул исемнәрдән ясалды ул. Моны үзем уйлап таптым. Миннән соң дусларым балаларына шушы исемне куша башлады...
 
— Алсу белән ничә ел бергә яшисез? Ике улыгыз үсеп килә икән.
 
— Хатыным Алсуга “Афәрин!” диям. Ансыз, белмим, ничек яшәр идем... Хатынны дөрес сайлау мөһим шул. Иҗат кешесен аңлап яшәргә кирәк бит әле. Түзгәненә, һәрчак терәк булганына рәхмәт! Бөтен җырлар да әлегә хәтле аның өчен язылды. Мәхәббәт көйләрне дә тудыра, таулар да күчертә.
 
Ничә ел бергә торабыз икән... (көлә). Хатынымнан сорарга инде. Кыскасы, күп еллар бергә яшибез. Ике бала үстерәбез: Минтимергә — 14, Салаватка 8 яшь. Кыз алып кайтырга телибез.
 
— Алсу сәнгать кешесе түгелме?
 
— Хатын — бухгалтер, минем өчен иң яхшы һөнәр иясе. Санау, документ, юридик эшләр һәм башкаларны тиз арада башкара...
 
—Дусларың күп, ахры?
 
— Иң мөһиме — дошманнарым юк. Дошман кайдан килә? Берәрсенә акча бирергә тиеш булсаң, аңа карата начар уйлар белән яшәсәң, ызгышып китсәң... Талашсам да, үзем җайлыйм. Шуңа дошманым юк. Дуслар күп. Мисал өчен, иҗат кичәмә ник бер кеше билет сорасын! Барысы да сатып алды. Югыйсә болай да чакыра идем. Аз булса да өлешебез керсен, диделәр. Әллә ни зур мәсьәлә дә түгел кебек, әмма шуның хәтле рәхәт. Бу бит алар тарафыннан кайгыртучанлык, ярдәм. Без — 1990 ел малайлары, безне урам үстерде. Дуслыкның бәясен, кадерен беләбез.
 
Әти-әни белән гел элемтәдә торабыз. Алар хәзер өлкән яшьтә, кайтып йөрергә тырышабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 9 гыйнвар санында.)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии