Җырчы Нәргиз Закирова: “Минем беренче ирем татар иде – яхшы милләт”
Кичә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында “Голос” проекты финалисты Нәргиз Закированың концерты узды. “Татар-информ” МА оештырган матбугат конференциясендә ул беренче иренең милләте белән татар булганлыгын әйтте.
Җырчы Казанда беренче тапкыр, әмма аның татар дуслары бик күп. "Алар бик яхшы кешеләр", - дип әйтте дуслары турында Нәргиз. "Голос" финалисты татар милли ризыкларыннан чәк-чәкне генә ашап карарга өлгергән.
Комментарии