Җырчы Салават Миңнеханов яңа тапшыру алып барачак (ВИДЕО)
"Бик күп авылларда булырга туры килә. Нигездә, концертлар белән йөрибез. Нишләп әле авыллар турында тапшыру төшермәскә, дип, менә шушы “Салаваттан сәяхәт” тапшыруын ясарга булдык. “Мәйдан” телеканалы да минем идеяны хуплады. Беренче сәяхәт кылган авылыбыз – Түбән Кама районының Олы Аты авылы. Пермь һәм Уфа якларындагы авылларда да булдык. Инде тапшыруларны алдан төшереп кайттык. Хәзер эфирга чыкканын көтәбез. “Салаваттан сәяхәт” – җиңел һәм музыка белән баетылган тапшыру. Хезмәт сөюче авыл кешеләрен, яшәешләрен, нинди бәйрәмнәр үткәрүләрен һәм нәкъ аларның авылларына хас булган легендаларын ачарга телибез. Чөнки кайбер авылларда бик күп тарихы фактлар турында ишетергә туры килә. Әмма мин боларның барысын да сөйләп бетермим. Сез моны тиздән эфирга чыгачак “Салаваттан сәяхәт” тапшыруыннан карап белерсез", дип белдергән Салават Миңнеханов Intertat.ru хәбәрчесенә.
Комментарии
Салават, молодец! Безнең азнакайлар шулай ул! күптән кирәк иде авылларны саклап калу буенча мондый эш. Уңышлар телибез!
Менә бит яңалык!Шәп булырга охшаган.Безнең авылга да килегез.Уңышлар сезгә,Салават!