Җырчы Сылу шәхси тормышындагы үзгәрешләр белән бүлеште

Шушы көннәрдә татар эстрадасының күп кенә популяр җырчыларына җыр язучы автор-башкаручы Сылу үзенең тәүге концертына әзерләнеп йөри. 17 яшьтән үк сәхнәдә булуын исәпкә алсак, бу концерт берничә ел элек үк булырга тиеш иде кебек...

"Моның сәбәбе юк түгел. Дөрестән дә, эстрадага бик тиз килеп кердем, шундук гастрольләргә йөри башладым, җырчыларга җырлар яздым. Иҗатым тулы көченә гөрләп барды. Тик көтмәгәндә гашыйк булдым һәм иҗат икенче планга күчте. Аннары улым Эмиль туды, бала белән өйдә генә утырдым. Берара Мәскәүгә китеп, шунда яшәп кайттык. Аннан соң Эмильнең этисе белән аерылыштык. Берникадәр вакыттан соң бала хакына дип, яңадан кушылып карадык, чөнки улым әтисен сагынып елый иде. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмый, шулай итеп улым белән икәү генә яши башладык. Озак та үтмәде, яңадан гашыйк булдым. Александрда мин ир-атка хас булган мөһим сыйфатларны күрдем. Ул – минем ныклы терәгем, таянычым. Аллага шөкер, Эмиль белән дә уртак тел таптылар. Шул ук вакытта әтисе белән дә араны өзми, кунакка баргалый. Улым быел беренче сыйныфта укый, ди-джей Lilu җитәкләүче музыка мәктәбенә дә йөри. Хәзерге көнемдә, Ходайга шөкер, мин бәхетле. Ниһаять, үз куышымны булдырдым, юкса фатир "снимать" итеп яшәү тәмам алҗыткан иде. Күптәнге хыялым тормышка ашты. Руль артында йөрүләрем төшемә керә иде. Ике ел эчендә ике тапкыр машинамны алыштырдым. Хәзер Hyundai Getz машинасында җилдерәм", дип белдергән Сылу "Интертат.ру"электрон газетасына.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии