Җырчылар тормышыннан яңалыклар

Көз җитү белән җырчыларның, артистларның яңа концерт сезоннары да башлана. Бүген алар җәй көне туплаган көчләрен эшкә җигеп, яңа программалар әзерләү, җырлар яздыру, костюмнар тектерү белән мәшгуль. Җырчыларның гаилә тормышындагы, иҗаттагы яңалыкларын белешү белән беррәттән, аларга берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп, җәйдән алынган иң кызыклы мизгелләрен дә искә төшерттек, яңа сезонга әзерлекләрен дә тикшердек.

1. Быелгы җәй нәрсәсе белән истә калды?
2. Нинди яңалыкларыгыз бар?
3. Яңа сезоннан нәрсә көтәсез?

Дилә Нигъмәтуллина:

– Тизлеге белән. Сизелмәде дә ул быел. Сабантуйларда, төрле бәйрәмнәрдә бик күп катнаштык. Җәйге матур көннәрне бала белән бергә авылда да шактый уздырдык. Чит илгә бармадык. Узган ел сентябрьдә ял иткән идек. Быел, Маратның эшләре тыгыз булу сәбәпле, ул ял кышка күчерелде.
– Үлә-бетә ике куян артыннан куарга тырышмыйм. Җитешкән җиргә барам, җитешмәгәне калып тора. Балага тагын да күбрәк вакыт бирер идем әле. Ара-тирә концертларда чыгыш ясыйм, интервьюларга барып кайтам, телевидениегә төрле тапшыруларга чакырып торалар. Андый вакытларда Сафинаны йә үз әнием, йә Маратның әнисе карый. Кызыбызны балалар бакчасына Яңа елдан соң бирербез дип торабыз.
– «Солянка»ларда күбрәк катнашырмын дип уйлыйм. Күптән инде диск чыгарган юк. Яңа җырлар яздырырга, яңа клип төшерергә кирәк. Узган ел Булат белән берничә сольный концерт биргән идек. Быел берәр тапкыр оештыра алсак та яхшы булыр иде. Булат башы-аягы белән бөтенләй башка өлкәгә чуму сәбәпле, иҗатка бер дә вакыты юк. Абыем үзен нефть тармагында сынап карарга булды. Мин ялгызым гына сольный концерт бирергә кызыкмыйм. Гаиләмне калдырып, айлар буе гастрольләрдә йөрү анда эшләп алган акчага тормый.

Илдар Әхмәтов:


– Яртысы – корылыгы, яртысы яңгырлары белән. Җәебез авылда үтте, шуңа күрә иң элек әнә шулар искә төшә. Минзәлә якларында һава торышы көйсез булды. Игеннәр дә бик уңмады.
– Гаиләле кешенең нинди яңалыгы булсын инде аның? Гаиләне туйдыру, балалар үстерү инде.
– Һуш китәрлек берни дә булмас дип уйлыйм. Гадәттәгечә.

Бәширә Насыйрова, Татарстанның атказанган артисты:

– Җәй минем өчен – туган авыл, табигать, үләннәр җыю, балалар һәм туган-тумачалар белән аралашу.
– Тормышым бер көенә бара. Алда күңелсез хәбәрләр, хәвеф-хәтәрләр көтмәсен иде инде.
– Ноябрьдә сольный концертым булырга тиеш. Яңа күлмәкләр тегү, яңа репертуар туплау белән мәшгульмен. Төркемем гел үзгәреп тора. Быел да гитара, скрипкада уйнаучы яшь егет-кызлар килде. Гомуми концертларга еш чакыралар дип әйтә алмыйм. Булганда була, булмаганда өйдә утырабыз.

Алинә Шәрибҗанова:

– Әни булуым белән! 30 июньдә улыбыз Әмир туды. Хәзер бөтен игътибар аңарда. Улыбыз әтисенә охшаган.
– Кечкенә балам бар дип, өйдә генә утырырга туры килми. Гаилә белән иҗатны бергә үреп алып барам. Ярдәм итүчеләрем – әнием һәм ирем Айдар. 11 июльдә үк концертта чыгыш ясарга чакырдылар. Болай ук тиз арада эшкә кереп китәрмен дип үзем дә уйламаган идем. Улыбыз минем белән концертта чыгыш ясарга Норлатка кадәр үк барды инде. Бала тапканнан соң артык авырлыгымны югалтып, тиз генә ябыгып та куйдым. Әле илһамланып матур җырлар яздырасым килә. Өр-яңа текстлар җибәрделәр инде. Шулай ук өйдәге эшләр дә тик тормый. Айдар үз куллары белән верандаларны эшләп бетерде, әле менә коймаларны яңартып йөри.
– Яңа клип төшерергә планлаштырам. «Җомга киче» концертының Яңа ел чыгарылышында катнашырга чакырдылар. Сольный концерт турында быел онытып торырга туры килер. Болардан тыш, «Ике артист» проектында Фәнис Җиһаншин белән дуэт башкарачакбыз.

Илназ Баһ:

– Әллә нәрсәләр эшләдек дип әйтә алмыйм. Сабантуйларда бик күп катнаштык. Авылда, туган-тумачалар белән ял иттек. Гүзәл, улыбыз белән Чаллы, Арча якларына еш кайтып йөрдек, Казандагы бакчабызда да җиләк-җимеш, яшелчәләр үстердек. Гаилә, дуслар белән Төркиядә ял иттек.
– Аерып кына әйтә торган да түгел. Тормыш бер көйгә бара.
– Яңа җырлар яздырачакбыз, яңа программа эшләячәкбез. Быел өченче сольный концертымны бирергә планлаштырабыз. Ул якынча декабрь тирәләрендә булыр дип уйлыйм. Менә тиздән бер төркем җырчылар белән бер айга Башкортстанга гастрольләргә чыгып китәчәкбез. Соңгы вакытларда Гүзәл дә илһамланып иҗат итә башлады. Яңа клип өстендә эшли.

Эльмира Сөләйманова:

– Бер нәрсәсе белән дә истә калмады. Беркая да бармадык, җәйне өйдә уздырдык. Күңелсез булды ул быел.
– Фатир алган идек, бүген шунда ремонт ясап йөрибез. Машинаны алыштырдык. Гаиләмдә барысы да яхшы.
Ул минем өчен күптән башланды инде. Сентябрьнең беренче атнасыннан ук концертлар белән йөрибез. Бүген дә әле без ун көнлек юлда. Себер якларында чыгыш ясыйбыз. Алга таба да бик күп «солянка»ларда катнашырмын дип торам.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Чыганак 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии