Каенанам белән танышу көтә - миңа нишләргә?

Исәнмесез “Туйлар.ру”. Сезнең аша психологка сорау бирәсем килә. Ярты елга якын бер егет белән очрашып йөрим. Аның миңа карата мөнәсәбәтләре җитди. Тиздән әнисе белән таныштыру ниятен әйтте. Ләкин мин оялам. Аның белән күрешкәч үземне ничек тотарга икәнен белмим. Киңәшегез белән ярдәм итегезче? Айгөл, 23 яшь, Яшел Үзән”. Редакциягә шундый хат килде. Без аны психолог Резеда Поповага юлладык. Менә аның җавабы:

- Айгөл, сезнең дулкынлануны аңлыйм. Бу хисләр туташларга хас нәрсә. Егетегезнең әнисенә ошарга телисез икән, сез үзегезгә бик таләпчән һәм үз алдыгызда шактый катлаулы мәсьәлә куйгансыз. Ләкин иң беренче чиратта шуны әйтәсе килә: ул ханымга ошарга теләп, беренче очрашуда сез бик борчылып, дулкынланып хәтта кайгырып утырачаксыз. Ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бу кирәкмәс. Үзегезне табигый тотар өчен, сөйләшкәндә тавышыгыз, кулларыгыз калтырамасын өчен ул апага егетегезнең әнисе, үзегезнең булачак каенанага караган кебек түгел, ә якын иптәшегезнең әнисенә, гадәти кешегә кебек мөнәсәбәттә булыгыз. Ул ничек яши, ниләр белән мавыга, нәрсә ярата, тормышка карашы нинди – шулар белән кызыксыныгыз. Менә сезгә сөйләшер өчен күпме тема дигән сүз. Түбәндәге сорауларга ачыклык кертегез, әгәр бу кеше егетегезнең әнисе булмаган очракта үзегезне ничек тотар идегез, нәрсәләр турында сораштырыр идегез? “Булачак каенанам шушымы икән?”, - дигән сорау турында ул минутка уйламагыз. Уртак темаларга әңгәмә корганда кызыксынуыгызны яшермичә ихлас булсагыз, икегезнең арада җылы мөнәсәбәтләр урнашуы озак көттермәс.

Дуслар, психолог Резеда Поповага сез дә сорау бирә аласыз. Аны tuylar@list.ru адресына җибәрегез. Яки психологның үзенә шалтыратырга мөмкин: 8-917-247-05-79 и 8- 927-441-88-88.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.05.2012 21:01:44

Син эле килен булмаган, э мина синен иреннен энисе жэл. Чонки син эле килен булмаган , э узенне ул егетнен хатыныы итеп э анын энисен чын каенана итеп сурэтлисен. Табигый булырга кирэк жаным. Чонки ул сина, сояр кешенне табып тэрбиялэп биргэн,ШУНЫ АНЛАСАН син мондый сорай куймас иден. Гомерем буе иремнен энисен- Эни диеп йорим hэм анарга меннэн мен рэхмэтлемен.ул мина менэ дигэн егет устереп биргэн-хатын кызларны хормэт итуче-гаилэм диеп жаны тэне белэн тырышып йоруче -чын ИР егет минем сойгэнем. Гафу ит сенелем бэлки кызыбырак та китэнмен лэкин мин сина оч ул табып тэрбиялэп устеруенне телим hэм улларыннын кызлары синен тосле сорау куйсыннар иде. Шунда анларсын .

01.05.2012 17:02:23

Сорау дөрес түгел. Әле ул сиңа кайнана түгел! "Булачак кайнанам белән танышу көтә- миңа үземне ничек тотарга?" дисәң дөрес булыр иде.

30.04.2012 23:16:02

Елмай, елмай! Елмаюың табигый булсын!

27.04.2012 11:33:18

Онымтыйча ,егетеннэн сорап (энисенэ нинди эйбер охшаганны ), чэчэк бэйлэме белэн булэк тэ алып барырга онытмагыз ))))

26.04.2012 13:37:57

артык күп сөйләшмәскә, сүзсез дә утырмаска, ныгытып төпченмәскә, бөтенләй кызыксынмый да утырмаска. Битарфлык күрсәтмәскә, егетне яратканны күрсәтәм дип, кеше алыднда иркәләнеп тә утырмаска. Егетгезнең бала чагы, бер гнеә бала булмаса, башка туганнары, теләсә нинди сораулар бирмичә генә, кызыксынулары, эшләре турында сорашырга була.
Ошарга тырышырга КИРӘКМИ! ул сизелә, һәм кешедә начар тәэсир калдыра.
Иң яхшысы, яңа танышыгыз белән ничек сөйләшәсез, шулай сөйләшергә, булачак каенана белән түгел, ә яңа танышкан кеше белән аралашкан кебек аралашырга кирәк. КЕм белә, каенана буламы әле ул, юкмы? Өй ишеген атлап керүгә үк, менә бу шул булачак кеше дип уйламагыз да.
Кыяфәт: артык чишенү дә, арҗтык киенү дә, артык буяну да кирәкми. бөтиенләй төссез бару да килешми. :)

Последние комментарии