"Каенанама каршы сүз дәшмәдем. Эндәшми кала белергә дә кирәк"

Язмыш адәм баласын нинди генә дулкыннарда тибрәтми. Кайгысы да, шатлыгы да була. Саба районы Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Гөлназ апа Гыйлемханова да тормыш авырлыкларыннан сынмаган. Гомумән, ул зарланырга яратмый. Булганына шөкер итә.
Гөлназ апа ишле гаиләдә үскән. Алар 11 (!) бертуган.
— Мин — 7 нче бала. 1973 елның 20 маенда дөньяга килгәнмен. Авылда Гөлназлар күп булса да, әти: “Гөлназ исемле кызым берәү генә”, — дип, исемне үзе сайлаган. Әни мине табарга мотоциклга утырып барган. Бәбигә чирли башлаганын беркемгә сиздермәгән, — дип сөйли язма герое.
Әнисенең сабырлыгы кызына да күчкәндер, мөгаен. 1984 елда Гөлназ апаның аяк бармагын бал корты чага. Озак вакыт дәваламый торганлыктан, гангрена китә. Аякны кисәргәме, юкмы, дигән сорау туа. Аягын кисмиләр, тик Гөлназ гомерлеккә аксак булып кала.
— Ул вакытта күрмәгәнне күрдем. Үлекне чистартканда да түздем, башкалар кычкырганда, мин әкрен генә елый яки җырлый идем, — ди Гөлназ апа, ул чакларны искә алып. — Әти — кладовщик, әни колхозда төрле эштә хезмәт куйды. Әни кияүгә чыккач, 3 ел бәби алып кайта алмаган. Каенана авыр сүз әйткәндә дә: “Өегезне бала белән тутырсам ярар иде”, — дип теләгән. Теләге тормышка ашкан. Әбиебез 6 оныгын күреп калган. Мал-туар гел әни өстендә булды. Әти исә өс-башыбызны тәртиптә тотты. Төймә төшсә, аны тагып куя, берәр җир ертылса, ямый. Әти барыбызны да эшкә өйрәтте. Үзе киткәндә эш кушып калдыра, кайткач, тикшерә иде.
 
1992 елда дус кызы шашлык ашарга барырга тәкъдим иткән. Шашлык пешерүче егетләр арасында Гөлназ апаның булачак тормыш иптәше Фәнис абый да булган. Ул үзен шулчакта урлап алып кайтырлар дип башына да китермәгән.
— Өйләренә бикләделәр дә, бусаганы атлап кергәнсең икән, син хәзер — килен, диделәр. Аңа кадәр 3-4 тапкыр очрашканбыздыр. Ул яныма килә, мин кереп кача идем, — ди Гөлназ апа, көлеп.
Шулай итеп аларның гаилә тормышы башланып китә. 1993 елда — олы кызлары Гөлнара, 1997 дә — уллары Фәннүр, 2016 елның мартында кече кызлары Ләйсән дөньяга аваз сала.
— Килен булып төшкән мәлдән үк каенатам “кызым” дип эндәште. “Киленем юк, кызым гына бар”, — диде ул. Иремнең әтисе Сабирҗан тракторда, әнисе Бибинур фермада сарык карауда булды. Каенанам белән 28 ел тату тордык, Аллага шөкер. “Тамагымны туйдырып торырга ярый син бар”, — дип әйтә иде. Каенанама каршы сүз дәшмәдем. Эндәшми кала белергә дә кирәк. Ул 85 яшендә вафат булды. Каенатама апрельдә 87 яшь тулды, — ди Гөлназ апа.
Альмира МӘҮЛЕТОВА, ИМ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии