Камилә Вәлиева Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды

Якташыбыз 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды. Әлеге мәгълүмат илнең Спорт министрлыгы рәсми сайтында бастырылган. Камилә Пекинда команда турнирында Олимпиада чемпионы булды, шулай ук Европа чемпионатында җиңде.
Шулай ук дәрәҗәле исемнәрне фигуралы шуучы Марк Кондратюк, биатлончылар Эдуард Латыйпов, Ульяна Нигъмәтуллина һәм Кристина Резцовага, чаңгыда трамплиннан сикерүчеләргә Данил Садриевка, Евгений Климовка, Ирма Махинага һәм Ирина Аввакумовага, фристайлчы Анастасия Смирновага да бирделәр.
Фото: видеодан скриншот
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии