Канкоешта исән калган Зариф Хилаҗев өйләнгән

2019 елның 13 гыйнварында Учалыда булган коточкыч канкоешны хәтерләмәгән кеше юктыр. Фаҗигадә өч кеше гомере өзелә, шул исәптә Зариф Хилаҗев хатыны Гөлсиянең дә. Ул көнне шунда яшәүче Артур Ибраһимов, төнлә кафедан кайткач, хатыны белән талаша. Котырынган иреннән качып, хатын күршеләренә йөгерә.

Кулына мылтык тоткан ир Хилаҗевлар гаиләсенә ата, якында яшәгән майорны атып үтерә. Ахырда хатынын куып баса да, аның башына ата. Соңыннан үзенә кул сала.

Каты яраланган Зариф катлаулы операцияләр кичерә. Һушына килгәч, ул канлы вакыйгаларны исенә төшерә һәм журналистларга сөйли.  

Шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр килеп иреште: 5 ноябрьдә биюче Зариф Хилаҗев өйләнгән. Аның Нефтекама филармониясе солисткасы Ирина Халикова белән никахы булган.
 
“Безнең көнебез белән сине, Ирина матурым”, – дип язган ул социаль челтәрләрендә.
 
Пост астындагы комментарийларда дуслары һәм якыннары яшь гаиләне ихлас күңелдән котлыйлар.
 
“Тормыш дәвам итә! Бәхетле һәм озын-озак яшәгез!” – дип язалар алар.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии