Картлар йортында туй: кияүгә - 72, кәләшкә 40та юк!

Октябрьский шәһәрендәге картлар йортында танышкан пар шушы көннәрдә туй гөрләткән. Кияүгә - 72 яшь, ә кәләш аңардан 40 яшькә яшьрәк.
Мөнир Хәнәфиев һәм Эльвира Басыйрова 2019 елда Октябрьский картлар һәм инвалидлар интернат-йортында танышканнар. "Башинформ" хәбәр итүенчә, бу - аларның икесенең дә беренче никахы.
Мөнир Абдулхәммәт улы Казан музыка училищесын тәмамлаган, "Синтез" төркеме белән бөтен Советлар Союзын концертлар белән йөреп чыккан. Авыр тормыш хәлендә калгач, картлар йортына эләгә. Ул - күпсанлы җырлар авторы һәм башкаручы. Аның чыгышыннан башка учреждениедә бер генә концерт та узмый. Музыкага мәхәббәт аны булачак тормыш иптәше белән якынайта.
 
Эльвира Басыйрова инвалидлар йортына 2016 елның октябрендә килә. Ул вакытта аңа нибары 28 яшь була. Ул чакта үз эченә бикләнгән кыз кешеләр белән аралашып, сөйләшеп бармый. Адаптация барышында Эльвираның кызыксынулары һәм мавыгулары күп булуы ачыклана. Ул хатын-кызлар клубына йөри, аралаша башлый.
 
Шул чакта аяклары белән проблемасы булуын белгәч, Мөнир абзый кызга уңайлы ортопедик аяк киеме тегеп бирә, хәтта аны орнамент белән дә бизи.
 
Өлкән яшьтәге ир-егет һәм яшь кыз уртак тел таба һәм алар бер-берсенең күңелен аңлый. Ике елдан соң, яшьләрендә зур аерма булуга карамастан, 72 яшьлек Мөнир абзый һәм 33 яшьлек Эльвира туташ үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә бәйләргә карар итә. Бәхет телик аларга!
Фото: Октябрьский шәһәренең картлар һәм инвалидлар йорты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии