Кайсы йолдызлык астында туучылар бер-берсенә туры килми?

Иптәшегез сезгә туры киләме? Менә тикшереп карагыз:

Сукояр (21 январь – 18 февраль) һәм Балык (19 февраль – 20 март)
Сукояр йолдызлыгы астында туган кешеләр һәрвакыт үрләргә омтылалар, тормышларын яхшырту өчен күп көч куялар. Алар һәрвакыт шат күңелле, дөньяга оптимистлар күзлегеннән карыйлар, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмиләр, үз көчләренә нык ышаналар. Тик, мәхәббәт өлкәсендә аларны тотрыклы дип әйтеп булмый. Нәкъ шуның өчен дә алар янәшәсендә булган кешеләргә авыргарак туры килә.
Сукоярлар беркайчан да Балыклар белән бергә була алмый. Чөнки Балыкларга һәрвакыт игътибар кирәк, ә рациональ Сукояр ул игътибарны биреп бетерә алмый һәм шул рәвешле икенче яртысын үпкәләтә.  Балык һәм Сукоярга бергә булмау хәерлерәк.
 
Кучкар (21 март –20 апрель) – Үгезбозау (21 апрель – 21 май)
Кучкар йолдызлыгы астында туганнар бик кире һәм мөстәкыйль булалар. Кучкарлар беркайчан да ашыкмыйча гына эш иткән Үгезбозау­лар белән уртак тел таба алмас. Чөнки Үгезбозаулар үз хисләрен күрсәтергә ярата, хисләрсез яши дә алмый. Ә Кучкарлар алай шатлана белми, хис алар өчен беренче урында түгел. Кучкар белән Үгезбозау бергә яши алмый дип әйтеп булмый, аларның бергә озак гомер кичерүе дә мөмкин. Әмма бу никахта Кучкарга авыр булачак.
 
Игезәкләр (22 май – 21 июнь) – Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 январь)
Игезәкләр – тотрыксыз кешеләр. Аларны кызу канлы, дәрт­ле кешеләр дип әйтеп була. Тиң ярларын озак эзлиләр, шулай да, мәхәббәт романнары озак вакытлы булырга тиеш дип уйламыйлар. Гашыйк булучан, импульсив Игезәкләр акрын һәм сак кыланучы Кәҗәмөгез белән бөтенләй туры килми. Консерватив Кәҗәмөгез ирек яраткан Игезәкләр белән уртак тел таба алмас.
 
Кысла (22 июнь – 22 июль) – Үлчәү (24 сентябрь –23 октябрь)
Кысла – хисле, романтик, үсмер чагындагы карашын картайганчы сакларга сәләтле. Аның өчен иң начар партнер – Үлчәү булачак. Кысла беркайчан да Үлчәүнең һәрвакыт компаниядә булырга теләвен аңлап бетермәс. Бу икәү бергә булсын өчен шактый гына компромиссларга барырга туры килер, әмма бу кирәк микән?

Алга таба укырга

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.09.2013 23:38:24

Вот Жэудэт дорес эйтэсен,Кучкар хатыннан чукракка сабышып кына котыла аласын.
Теллэре аргач кына туктыйлар.

19.09.2013 21:33:01

Дорес туге,Угезбозау хислэрен биктэ тота торган кешелэр. Кучкарнын ботен нэрсэсе халык алдында эшлэнэ,хислэрен дэ ачып сала.Гомумэн,аларнын авызлары ачылса тиз генэ туктамый)))))

19.09.2013 21:00:34

Мин Үгезбозау, хатын Кучкар. Инде 31 ел бергә яшәп ятабыз. Хатын алай бер дә авыр дими. Аннан соң Кучкар хатын-кызларны үгез түгел, аю булсаң даҗиңеп булмый торгандыр ул.

Последние комментарии