“Казан егетләре” бүләккә машина көтә

Күптән түгел “Казан егетләре”нә, Яңа ел белән котлап, посылка килеп төшә. Посылка аларның студиясе адресына юлланган була. Әмма почтадан аның килүен хәбәр иткән “извещение” ни сәбәпледер югала. Шуннан соң почта хезмәткәрләре адресатның телефон номерын эзләп табып, “Казан егетләре”нең үзләре белән элемтәгә чыгалар.

 - Бер көнне почтадан студиягә шалтыраттылар. “Сезнең адреска посылка юллаганнар. Килеп алыгыз”, - диләр. Без инде аптырап киттек, бераз куркып та калдык. Шулай да посылканы барып алып кайттык, карасак, бик зәвыклы өч пинҗәк җибәргәннәр. Безнең өчен бер дә көтелмәгән бүләк булды бу. Кирәк бит, хәтта үлчәмнәребезгә кадәр белгәннәр, - дип сөйләде “Казан егетләре”.

Посылка Казахстаннан ук килгән. Андагы җанатарлары “Казан егетләре”н шул рәвешле бүләкләргә булганнар. Пинҗәкләрне алып, өч көн узганнан соң, төркемнең электрон почталарына хат килә. “Егетләр, Казахстаннан күп сәламнәр юллыйбыз. Яңа еллар белән сезне. Җибәргән посылкабызны алгансыздыр дип уйлыйбыз. Бездә матур итеп чыгыш ясадыгыз. Рәхмәт сезнең үзегезгә, иҗатыгызга! Бары бәхет сезгә”, - дигән эчтәлектәге хат язалар. Дөрес, “Казан егетләре”нә бүләкләрне еш бирәләр, тик монысы бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыга. Моңарчы оригиналь бүләкләрдән аларның иҗатын яраткан кызлар төркемдәге егетләрнең фотосурәтләре төшкән кызыл төстәге мендәр бүләк иткән булганнар.

- Узган елны без Казахстанның төрле зур шәһәрләрендәге Сабантуйларда чыгыш ясадык. Андагы тамашачылардан мондый бүләк алырбыз дип уебызга да китермәдек. Безне шулай зурлаганнары өчен бик зур рәхмәт аларга! Икенче Яңа елга өчебезгә өч машина бүләк итәрләр инде. Монысы шаярып кына, әлбәттә, - дип елмаеп калды егетләр.

Чыганак: "Интертат.ру" электрон газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.01.2015 22:16:33

Жэмэгать кайгырмагыз икенче яна елга узем сезгэ ГЗМ (губозакаточная машина)машинасы алып бирэм очегезгэдэ)))
Хормэтле Ихи, кешегэ алай каты бэрелмилэр инде, хэрбер кешенен узен вкус))))СИн тынлап кара аларны Клубничка-Земляничкалары гына ни тора бит э!Шигырьнен авторы урынында булсам авторский праваларымны сораган булыр идем егетлэрдэн))

27.01.2015 18:31:10

егетлэр эллэ чыгыш ясаган кэчтумнэрегез бииик алама идеме? шуна жэллэп , яна кэчтумнэр жибэргэннэр инде сезгэ.тавыш бар мон юкта юк инде сезнен,хоть матур янача заманча киенеп йорегез., тамашачыларга карап утырырга бер эйбер булыр.

Последние комментарии