"Казан егетләре" Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина белән кечкенәдән үк таныш

"Казан егетләре" төркеме солисты Артур Минһаҗев әйтүенчә, җырчы кызларның икесе дә, кечкенәдән үк, сәхнәгә аяк баскан вакыттан ук аларга яхшы таныш. “Аларның зур уңышка ирешәчәге кечкенәдән үк күренә иде”, - дип белдерде ул.

Егетләр фикеренчә, уникаль тавышларыннан тыш, аларның күңел киңлеге, тоемлавы, хисчән булуы мөһим. “Артистның эчке күңел халәте тәэсирле булырга тиеш. Ә бу сыйфат аларда бар һәм шуның белән алар тамашачы күңелен яулады”, - дип билгеләп узды Артур Минһаҗев.

 “Аларның икесенә дә “афәрин” дип әйтерлек. Дөресен әйткәндә, Татарстан кызларының проектта җиңәчәгенә ахырга кадәр ышанмадым”, – ди Марат Галимов. 

Аның әйтүенчә, Динә Гарипова “Евровидение” бәйгесендә катнаша калса, бу искиткеч булачак. “Җиңмәсә дә, катнашуы ни тора!” – дип белдерде Марат.

“Төрле илләрдә, башка дәүләтләрдә яшәүче танышларыбызга шалтыратып, Динә өчен тавыш бирүләрен сораячакбыз”, - ди егетләр.

 “Без алар белән горурланабыз”, - диде “Казан егетләре” бертавыштан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.03.2013 12:20:06

ЭЛЕГЭ ХЭТЛЕ БУ ЕГЕТЛЭР,ДИНЭНЕН БАРЛЫГЫНДА БЕЛМЭДЕ,ТАНЫЛГАЧ ТЕЛЭСЭ НИНДИ ЯЛГАН СУЗЛЭР СОЙЛИ БАШЛАДЫЛАР.

26.02.2013 23:39:41

Башта кызларны мактагансыз,егетлэр.Аннан жинулэренэ ахырга кадэр ышанмадык дип эйтэсез.Кайсы дорес?Кызлар даны учагында аз булса да жылынып аласы килдеме?

26.02.2013 23:03:26

Бергә садикка йөрүчеләр дә юк микән, монда?
Языгыз әле,андада җырлаганнардыр бит!

Последние комментарии