«Казан егетләре» прокатка ярты миллионлык җиһаз алып клип төшергән

Яңа “Казан егетләре” төркеме оешканга ел ярым вакыт узган. Бер ай элек тәүге альбомнарын чыгарган булсалар, якын арада икенчесен, салмак җырлардан торганын туплап өлгертмәкчеләр.

"Әле менә бу арада яңа форматта клип төшерү белән мәшгуль булдык. Прокатка ярты миллионлык җиһаз алдык. Ике тәүлеккә. Инде эш бетте, җиһазны илтеп тапшырырга дип, Айдарның машинасына төягәч, ачкыч эчтә калды да машина бикләнде. Нишләргә? Тәрәзәне ватарга дип торганда, кайсыбызныңдыр башына белгеч чакыртырга дигән уй килде. Аппаратура бик кыйммәтле булгач, төнге икегә кадәр солдат кебек машина сакладык", дип белдергәннәр егетләр "Шәһри Казан" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии