Казан гаиләсен 12 нче бала туу белән котладылар

Бүген “Казан” гаилә үзәгендә кунакта күп балалы Бочковлар гаиләсе булып китте. Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәм 12-нче балалары туу уңаеннан оештырылган иде. Бәхетле ата-аналар - Евгений һәм Ольга Бочковлар – кызларына Дарина исемен кушканнар, аның инде 2 абыйсы һәм 9 апасы бар.

Гаилә әлеге матур вакыйганы “Казан” гаилә үзәгендәге Мактау китабына теркәп калдырды. Кызлары туу белән зур һәм дустанә гаиләне Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова һәм Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина котладылар.

Бәйрәмдә өлкән яшьтәге балаларга – мәктәп өчен бүләкләр, кече яшьтәгеләргә йомшак уенчыклар бирделәр, ә гаиләгә татлы туңдырма һәм дөнья чемпионаты ачылышының “Пилигрим” тамашасына билетлар тапшырылды. Гаиләне котларга шулай ук чемпионат символлары – Итиль һәм Алсу барслары да килгән иде, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии