Казанда 40 гаиләне аерылышудан саклап калганнар

Казанның ГХАТ идарәсе февраль ае өчен “Гаиләне саклыйк” программасына нәтиҗәләр чыгарды. Соңгы айда гына да программа булышлыгында Казанның 25 гаиләсе аерылышу карарыннан баш тарткан. Аерылышу чигенә җиткән гаиләләргә адресланган проект ел башыннан бирле эшләп килә.
Программа кысаларында гаилә әгъзалары ГХАТ бүлекләренә шәхсән мөрәҗәгать итәләр һәм алар өчен психолог-медиаторлар белән әңгәмә оештырыла. Программа эшли башлаганнан бирле әлеге мөмкинлектән 62 пар файдаланган, шуларның 40-ы гаиләләрен саклап кала алганнар, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии