Казанда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма...» дип аталган концерт була

17 һәм 30 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма...» дип аталган концерт була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
"Татар-информ" язуынча, концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров катнаша.
 
Алар башкаруында Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Кадыйр Сибгатуллин, Илдар Юзиев, Разил Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова, Мөдәрис Әгъләм шигырьләренә язылган җырлар, Айдар Фәйзрахманов башкаруында татар шагыйрьләре әсәрләре яңгыраячак, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии