Казанда «Кәләшләр вальсы» старт алды
Нәкъ шушы илле кәләш ай дәвамында чараның финалына әзерләнә. Подиумда йөрергә, төрле образларга кереп фотога төшәргә, актерлык осталыгына, биергә кызларны үз эшенең осталары өйрәтә. Финалда исә илле пар бергәләшеп вальс әйләнәчәк.
Моннан тыш та кәләшләрне кызыклы чараларда - спорт бәйрәмендә, “Кәләшләр вальсы” кичәсе, кулинар осталыгы бәйрәме, кул эшләре конкурсында һ.б. катнашырга чакыралар.
Оештыручылар сүзенә караганда, быелгы чара да кызыклы узар дип көтелә. Шуны да искәртеп узарга кирәк, “Кәләшләр вальсы”нда ак туй күлмәген яңа гына салып тормыш юлына баскан кәләшләр белән бергә инде 20-30 ел иңгә-иң яшәүче парларны да күрергә мөмкин.
Финал, гадәттәгечә, «Пирамида» күңел ачу комплексында узар дип фаразлана, дип хәбәр итә "Интертат.ру" агентлыгы.
Комментарии