Казанда Яңа өйләнешкән парлар аллеясенә нигез салыначак

Узган шимбәдә Казанда яңа өйләнешәчәк парлар паркны чистарту белән шөгыльләнде. Бу – Казан автобуслар вокзалы каршындагы паркны торгызу буенча республика проектының старт алуы иде.

Әлеге чара Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм “Татмедиа” республика агентлыгы ярдәмендә үткәрелде. Проектны гамәлгә ашыру көз көне дәвам итәчәк. Чөнки паркны чистартуда катнашкан яшь парлар Яңа өйләнешкәннәр аллеясенә шул вакытта нигез салыр дип көтелә.  

Паркта утыртылган һәрбер агач исемле булачак. Бу – вакытлар үтү белән, яшьләр үзләре утырткан гаилә агачларын балаларына һәм оныкларына күрсәтә алачак дигән сүз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии