Казанга Александр Пушкинның бәрхет камзулын һәм салам цилиндрын алып килделәр (ВИДЕО)
Александр Пушкинның 180 еллыгына багышлап оештырыла торган «Мой ангел, здравствуй. Я в Казани…» күргәзмәсенә шагыйрьнең нәселен дәвам итүче оныгы – барон Александр Гревениц Тунистан кадәр килде. Казанда да Пушкинның туганнары яши. Шуларның берсе - Александр Норден.
Күргәзмәдә бәрхет камзул һәм салам цилиндр белән беррәттән, Пушкинның хатыны Наталья Николаевнаның туфлие, ул бәйләгән бала юрганы да бар. Әлеге экспонатлар Санкт-Петербург музееннан әлегәчә беркайчан да алып чыгылмаган булган.
Бүген исә Казанда, Спасо-Преображенское монастыре янында Париждан китерелгән розаларны утырттылар. Розаларның махсус чыгарылган злеге төре «Александр Пушкин» дип атала.
Комментарии
Бик кирәк иде инде.
Беткән иде алама да сәләмә Казанда!