Казанга карны татар Кыш бабае алып киләчәк

Казанда 23 ноябрь көнне Кыш бабай резиденциясенең юбилеена багышланган бәйрәм оештырыла. Яңа елга бер ай кала узачак чара балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә мавыктыргыч һәм кызыклы булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
23 ноябрьдә 12 сәгатьтә Бауман урамы буйлап Россиянең төрле почмакларыннан җыелган әкият пресонажлары катнашында парад узачак. Парад Казан Кремленә юл тота, биредә аларны Барсик каршы алачак. Бәйрәмнең нәни кунаклары Кыш бабайның тылсымлы почта киштәсенә үзләренең теләкләрен белдергән открыткаларын юллый алачак.
 
Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда исә Россиянең Кыш бабай ярдәмчеләре тылсымлы зарядка уздырачак, балаларның күңелен ачачак. Чараны оештыручылар ышандырганча, һәрбер кунак үзенә кызыклы шөгыль табачак.
 
Татар Кыш бабае юбилееның төп чарасы Көрәш сараенда дәвам итәчәк. Җыр-бию, лазерлы шоу белән үрелеп барган бәйрәмдә Шүрәле, Батыр, Убырлы карчык, Алеша Попович һәм башка әкият персонажларын тамаша кылырга мөмкин. Яңа елга багышланган шоу-бәйрәмдә Татарстанның сәхнә йолдызлары һәм сәнгать коллективлары да чыгыш ясарга әзерләнә.
 
Ә татарча киенгән Кыш бабай, татарча сөйләшә белмәсә дә, бәйрәмгә кар вәгъдә итә. Бусы инде икеләтә шатлык булачак, дип хәбәр итә "Интертат.ру" электрон газетасы.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии