Казанның «Бамбуктагы һава гимнастлары» дөньяда тиңе булмаган трюклар ясый

Яшь гимнастлар – Казан балалар цирк мәктәбе укучылары Сен-Поль-ле-Дакстагы (Франция) XV Европа цирк сәнгате фестиваленнән өч номинациядә җиңү алып кайтты.
«Бамбуктагы һава гимнастлары» дип аталган тиңдәшсез номеры белән 13 яшьлек Азалия Хөсәенова һәм 19 яшьлек Рөстәм Галиев конкурс жюриеннан «Тамашачылар мәхәббәте» дигән махсус бүләккә һәм Мәскәүнең Зур циркының аерым бүләгенә лаек булды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
 
Әлеге номерның Россиядә генә түгел, хәтта дөньяда да тиңе юк, чөнки мондый жанрда эшләргә хәтта профессиональ артистлар да батырчылык итми: бу гаять катлаулы. Номерны әзерләү өчен уртача 3-4 ел вакыт кирәк, ди белгечләр.
 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии