Казанның яшь парлары 2016 елга язылышу көненә бронь ясый алалар

атарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга гаиләләрне рәсми рәвештә теркәү көненә бронь ясап була. Казанның яшь парлары Киров, Идел буе районнарындагы ГХАТ бүлекләрендә, шулай ук “Казан” гаилә үзәгендә үзләренә охшаган вакытны һәм көнне сайлый алалар.

Датаны алдан сайлар өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының “ГХАТ хезмәтләре” бүлегенә керергә һәм онлайн-гариза бирергә кирәк була: урын, вакыт һәм датаны сайларга, дәүләт пошлинасын түләргә һәм кабул итүгә язылырга кирәк. ГХАТка, язма рәвештә гариза бирер өчен, туйга кадәр бер ай да ике көннән дә соңа калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.

Билгеләп үтәбез, киләсе елда 16.06.2016 һәм 20.06.2016 кебек “бәхетле даталар” булачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии