Кәләш кунаклар бүләккә акча алып килмәгән өчен җәнҗал оештырган

Социаль челтәрләрнең берсендә исемсез яшь кәләш үзенең “кайгы”сы белән уртаклашкан. “Reddit”тагы бу пост безне дә битараф калдырмады.
Эш шунда, яшь пар ярәшү хөрмәтенә кичә үткәргән һәм дусларын чакырган. Бәйрәмгә 30лап кеше җыелган.
Күңелле генә башланса да, кичәне урта бер җирдә туктатып, кунакларны өйләренә кайтарып җибәрергә туры килгән. Чөнки алар бүләккә акча түгел, ә бүләк күтәреп килгәннәр, дип яза Өмет
 
“Без муеннан кредитка баттык. Бурычларны түләп, парлы тормышны чиста биттән башларга ниятләп, кунаклардан акча көткән идек. Өч дистәгә якын кеше чакырдык һәм чакыру кәгазьләрендә ачыктан-ачык акча кирәклеген күрсәттек. Әмма кунакларның күпчелеге барыбер бернигә кирәкмәгән бүләк күтәреп килгән. Бу минем ачуыма тиде!” – дип язган кәләш. Тик бу вакыйга моның белән генә тәмамланмаган. Икенче көнне ул барлык дусларына смс-хәбәр җибәреп, бүләккә акча сорауда нишләп аңлашылмаучылык килеп чыгуын ачыкларга булган.
 
“Бик усал җавап язып, күпләре мине шаккатырды. Мин гомерем буе матур туй мәҗлесе турында хыялландым һәм аны идеаль итүдә туганнарым белән дусларым булышыр дип уйлаган идем”, – ди кәләш. Туйга чакыру кәгазьләрен тартып алганчы, ул дусларына тагын бер мөмкинлек бирергә тели. Алары туйга акчалы конверт белән килергә тиеш...
 
Автор: Эльмира Ибраһимова.
Чыганак: Новости Mail.Ru
Фото: Ачык чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии