Кемгә нәрсә, ә аларга - кибет!..

ТМTV телеканалы 10 шопоголик җырчыны ачыклаган.

Муллык чорында яшибез, җәмәгать! Хәзер күп кеше дефицит сүзенең ни аңлатканын да белми инде. Аны шопинг дигәне күмеп китте. ТМTV телеканалы хәбәрчесе татар эстрадасы җырчылары белән сөйләшеп, шопоголиклар унлыгын төзегән. Менә алар:


1. Хәмдүнә Тимергалиева
 Хәмдүнә апаның Ксюша исемле 4 яшьлек песие бар икән. Әлеге аксыл-кара мәчене ул бик нык ярата, аннан башка бер генә көн дә тора алмыйм, ди. Кибетләргә чыкса да атаклы җырчыбыз иң беренче чиратта песинең күңелен күрергә ашыга. «Кайвакыт кибеткә чыгып үземә әйбер алырга да онытып кайтам, ләкин песием өчен берәр тәм-том алырга бер дә онытмыйм», – дип көлә Хәмдүнә Тимергалиева.


2.Мөнир Рахмаев 
Аның турында чын шопоголик бу, дияргә була. Мөниргә зур сәүдә үзәкләре ошый. Чөнки ул бөтен кибетләрдә дә йөрергә ярата. Кием, азык-төлек, техника, йорт җиһазлары... Күпкырлы һәм актив Мөниргә бөтенесе дә кызык.


3.Әлфинә Әзһәмова.
Әлеге унлыкның "бронза" иясе Әлфинә ханым үлеп аяк киемнәре ярата һәм, әлбәттә, кибетләргә чыкса, вакытының күп өлешен аяк киеме карап үткәрә. Әгәр дә берәр туфли аңа бик нык ошаса, ул аны һичшиксез сатып ала. Хәтта бөтенләй кирәк булмаса да. Һәм гардеробындагы бер генә киеменә дә килешмәсә дә. «Запаста торсын. Ул барыбер берәр кайчан киеләчәк. Киләчәктә булдырыласы концерт костюмына килешеп куярга мөмкин», – дип сөйли Әлфинә Әзһәмова. 


4. Алинә Бәширова.
Элек кием кибетләреннән кайтып кермәгән ул, хәзер өй кирәк-яракларына өстенлек бирә. Шкафлар, кәнәфиләр, челтәрләр, келәмнәр һәм техник җиһазлар сайларга ярата ул. Гадәттә, мондый әйберләрне, кияүгә чыккан, яисә кияүгә җыенучы кызлар карап йөри. Әллә Алинә Бәшированың да шундый яңалыгы булырга торамы икән?!


5. Альбина Апанаева.
Ул күпкырлы шопоголик: кием дә алырга ярата, ашамлыклар кибетендә дә бик теләп йөри, хушбуй сайлау да ошый аңа. Спорт кирәк-яраклары кибетенә дә кереп чыгарга мөмкин. Шулай ук Альбинада барлык хатын-кызларда була торган бер гадәт бар. Мәсәлән, ул кибеткә сумка алырга чыга да, күлмәк алып кайта һәм мондый хәл бик еш була икән! Бервакыт, якын дусты Дилә Нигъмәтуллина белән бергә яшәгән вакытларда, фатирда күңеллерәк булсын өчен хомяк яисә попугай алырга ниятләп, «Зоомагазин»га юл тоталар. Нәтиҗәдә, өйләренә нәни генә песи баласы алып кайта алар.


6. Иркә.
Җырчыбыз, барлык кызлар кебек үк, әлбәттә, кием кибетләрен ярата. Ләкин күпләр кебек бер-бер артлы кием киеп карауны өнәми! Ошаган кием күрсә, башта үзен шул киемдә килеш күз алдына китерә, ошаса, киеп карый, ошамаса юк. Күп кенә очракта киемнәрне бөтенләй киеп карамыйча да алганы бар икән. «Кием миңа килешәме, юкмы икәнлеген бер күрүдә үк аңлыйм», - дип шаккаттырды.


7. Ленар Сәйфиев.
Зәвыклы итеп киенергә бик ярата. Кибетләрдә йөрергә дә, әлбәттә. Барлык әйберне дә җентекләп тикшереп, сайлап алырга тырыша Ленар. Үзен йорт җанлы кеше дип саный, өйгә дә бөтен азык-төлекне үзе алып кайта икән. Тауарларның сыйфатына өстенлек бирә, кайбер шопоголиклар шикелле төрле ташламалар артыннан чапмый, махсус акцияләргә дә исе китми. Әгәр нәрсә дә булса ошаса, бәясе мөһим түгел, үзенеке итәчәк. «Бик ошаткан әйберне,үз үлчәмем бетеп, аз гына зуррагы калган булса, алам. Аны барыбер җайлаштырып киеп була. Еш кына чит илдә яшәүче дусларыма заказ бирәм, алар алып кайта. Киемнәрне рәхәтләнеп, озак вакыт киям. Аларны кер юу машинасына салмыйм, формасын югалтмасын өчен үз кулларым белән юып, дөрес итеп киптерәм», - дип сөйләде Ленар. Сатып алган бер әйбереннән дә күңеле кайтканы, сатучыларның тәмле теленә алданганы юк.


8. Илдар Әхмәтов.
Һәрчак яраткан гаиләсен һәм йорт-җирен кайгыртып тора. Шуңа күрә дә кибетләргә чыкса, өй өчен кирәкле җиһазлар яисә төзү материаллары сата торган җирләргә юл тота. Егет кеше агач утыртырга, малай үстерергә һәм йорт салырга тиеш дигән әйтемне тормышка ашырырга нияли, күрәсең.

9 «Эссе» төркеме.
Егетләр, гадәттә, кибетләргә еш йөрергә яратмый дигән фикер бар. Айрат белән Нияз да шулай. Ләкин бер чыгып китсәләр, сәгатьләр буе йөрергә мөмкиннәр. Аларны көнкүреш техникасы кибетләрендә һәм автосалоннарда очрата аласыз. Кибет хакында сүз чыккач, Нияз бер серен дә ачты әле. Айрат белән бергә бик кыйммәтле, яхшы микрофон алырга хыялланалар. Теләкләренә ирешкәч, концертларда бары тик шул шәп микрофоннар белән чыгыш ясарга ниятлиләр.

10. Илмира Нәгыймова.
Чибәр туташның нинди кибетләрдә йөрүен чамалау кыен түгел. Әлбәттә, косметика һәм хушбуй кибетләре. Монда Илмира сәгатьләр буе рәхәтләнеп йөри, сайлана ала. Теге яисә бу әйберне бик ошатса, кирәк булмаса да, сатып ала. Мәсәлән, Илмираның инде 5 пудрасы бар! Хәер, егетләргә бу бик күп кебек тоелса да, кызлар фикеренчә, артык косметика да, артык күлмәк, артык аяк киеме дә булмый!

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.03.2013 13:52:14

чупчар сайтта чупчар язмалар инде

15.03.2013 13:01:25

ЧУП-ЧАР ЯЗЫП ТУТЫРАСЫЗ.Сезнен бер дэ мэгънэлерэк темаларыгыз юкмени ///////

Последние комментарии