Көндез төзүче, кичен тамада

Бүген Казанда һәм Татарстанда татар туйларын алып баручы йөзләгән тамада бар. Аларның кайберләре радио-телевидение аша билгеле егет-кызлар, икенчеләре исә мәҗлесләрдән үсеп чыккан алып баручылар. Шундыйларның берсе - Алмаз Гыймадиев.

Алмаз һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса да төзелеш тармагында инженер булып эшли, туй мәҗлесләре, туган көннәр алып бара. Ул Биектау районы Кече Рәс авылында туып үскән. Югары белемне Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында алган.

Татар теле юнәлешендә югары белем алуын мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бәйләп аңлатты. Алар ярдәмендә Алмазда 9-11 сыйныфларда XX йөз татар әдәбиятына карата кызыксыну арткан. Бигрәк тә шигърият үзенә җәлеп итте, ди ул.

Алмаз әйтүенчә, аның туйлар алып бару шөгыле үзеннән-үзе барлыкка килгән. Дусларын өйләндергәндә шаһит булып йөргән дә, тора-бара мәҗлеснең алып баручысы, җырчысына әйләнгән ул. Популяр, татар халык җырларын башкарып гаилә бәйрәмнәрендә халыкның күңелен күргән. Шуннан бирле таныш-белеш туй алып барырга эндәшә башлады, ди Гыймадиев.

Бер карасаң, университетны бетергәч егет татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш була. Тик үзе генә белгән сәбәпләр тәэсирендә һәм дус-таныш ярдәмендә төзелеш тармагына кереп киткән. Вакытлыча эшләп карыйм дип әйткән вакыттан биш ел үтеп тә киткән. Төзелештә эшләү дәверендә Алмаз "Парк хаус", "Казан-Арена" кебек гигант төзелешләрдә катнашкан. Ул көндез төзүче, кичен тамада һәм андый "күпкырлы" туй алып баручылар көннән-көн арта.

 

"Азатлык" сайтыннан.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.08.2013 15:44:25

юк инде. гөлүсә апаның беренче ире бу егеттән явно 10-12 яшькә олырак.

19.08.2013 18:25:49

бу голусэ гимадиева ире тугелме

19.08.2013 09:54:00

һуманитар????

19.08.2013 01:24:51

"Алмаз һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса да төзелеш тармагында инженер булып эшли"!!! "дус-таныш ярдәмендә төзелеш тармагына кереп киткән"!!! Менә кемнәр төзи! Инженерга укып торасы да юк икән ләбаса, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу да бик житэ!

Последние комментарии