Ксения Собчак күпме акча эшли?

Ксения Собчак үзенең күп эшләвен һәм акчаны да яхшы эшләвен яшерми. Forbes журналы мәгълүматлары буенча ул елына 91 миллион сум акча эшли икән, бу аның билгеле булган табышлары. Ксения Собчак Россиядә иң яхшы түләнелә торган йолдызлар исемлегенә керә.
Хәзерге вакытта ул Муз-ТВ каналында «Собчак слезам не верит» дип аталган тапшыру алып бара, журнал җитәкли, семинарлар һәм төрле чаралар алып бара. Ул шулай ук 2018 елда президентлыкка кандидат та булды.
 
Россиядә яшәүчеләр өчен Собчакның бу кадәр табыш алуы башка сыймаслык хәл, дип яза Сәхнә.
 
Собчак төрле рекламаларда төшә, мәсәлән, алып баручы белән контракт төзү 2 миллионнан башлана. Аны шулай ук төрле чараларга алып баручы итеп тә чакыралар, ләкин бу шулай ук бик кыйммәткә төшәчәк. Аны күбрәк яңа ел корпоративларына чакыралар икән, ул алар өчен 1 500 000 нән дә ким алмый.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии