Кулларына гипс салынган килеш концерт куйган Ришат Төхвәтуллинга ни булган?

Матбугат чараларында Ришат Төхвәтуллинның туган авылы Карамалы Гобәйдә узган концертына бинтларга уралып, кулларына гипс салынган килеш чыгуы турында мәгълүмат басылды.

“Туймазы хастаханәсендә дәваланган җырчының үзендә көч табып, яраткан тамашачысына биргән вәгъдәсенә тугры калып, аларны хөрмәтләп, концерт бирүе батырлыкка тиң” дип язылган иде әлеге хәбәрдә. Җырчының хәлен “Шәһри Казан” газетасы да белешергә булган. Ришатның үзе белән элемтәгә чыга алмагач, аның администраторы Илгиз белән сөйләштек.

- Интернеттагы мәгълүмат күпертелгән. Ришатның хәлләре ул кадәрле үк начар түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, бу турыда артыгын белгертәсебез дә килмәгән иде. Концертына өч көн кала, Ришат мотоциклдан егылып төшеп, кулын авырттырган иде. Концертта да гипс белән түгел, ә махсус бәйләвечләр белән чыгыш ясады. Хәзерге вакытта барысы да яхшы. “Җәйге очрашулар” концерты да бик яхшы узды. Бүген инде без тулы куаткә яңа программа өстендә эшлибез. Сентябрь башыннан районнарда концертлар башлана, - дип белдергән ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии