«Күңел» радиосы алып баручысы Лениза Төркиядә бер сәгать сатулашып торган
“Һәр илнең үзенә генә хас булган традицияләре, күренекле урыннары бар. Мисал өчен, Мисырга барсаң, Пирамидаларны күрмичә кайтасың икән, баруың юкка, диләр. Төркияне дә характерлаучы төп 3 билге бар. Беренчесе – ХАМАМ! Хамам - ул Төркия мунчасы, безнеңчә аны күпмедер дәрәҗәдә spa-салон дип атарга мөмкиндер... Иң беренче көнне – 3 сәгать буена шушы Хамамда ял иттек. Берничә процедураны үз эченә алучы махсус программасы төзелгән: мунча, джакузи, пилинг, маска, массаж һ.б. Иң истә калганы – тулысынча тәнгә шоколад (ашарга яраклы) сөртү. Шәәәп нәрсә!!! Икенчесе – ПАМУККАЛЕ! Памуккале – ул табигый объект. Күз явын алырлык ап-ак террасалардан атлаулары үзе ни тора. Известняклы стеналар фонында фотога төштек. Кичерешләрне сүзләр ярдәмендә аңлатырлык түгел. Бииик ошады!!! Төркияне характерлаучы өченче билге – ул САТУЛАШУ. Озаграк сатулашасың икән, димәк төрекләрне хөрмәт итәсең. Мисал өчен, 30$ халатны 10$ алдым!!! 1 сәгать буе сатулашырга туры килде)))) Максатка ирештем бит, уррра!!! Шулай ук, Анталия шәһәрендә урнашкан аквариумны күрү турында хыялланган идем. Андагы балыклар таң калдырды, диңгез буйлап яхтада сәяхәткә чыктык. Кыскасы, быелгы отпуск “5”лелек булды!”, дип яза "Күңел" радиосы сайты.
Комментарии
Гариф, колдермэле)))))))))))Мескен кызнын кунеле булган икэн,уз соенгэндер инде))) Чит ил куреп кайткан бит,бигрэктэ ХАМАМ ошаган)))))
Дубайда ис китәрлек бер нәрсә дә йук, ә Төркия ул чал тарих.
!, узен мескен тугелме?!
Мескен((((
И,шуннан? Гомерендэ бер тапкыр ял итэргэ барган мескен.Дубайга барып кара,анынны жуярсын.