Күрәзәче кәҗә кемне чемпион итәчәк?

Самара зоопаркында яшәүче Забияка исемле кәҗә быел футбол буенча Россиядә узачак дөнья чемпионатының җиңүчесен ачыклаган. Нәтиҗә сагаерга мәҗбүр итә.
Мәгълүматларга караганда, әлеге экспериментны оештыручылар Россия, Франция, Аргентина, Бразилия, Германия һәм Бельгия кебек командаларның флаглары янына савыт белән ризык куялар. Янәсе, Забияка исемле кәҗә кайсы савыт янына килә — шул команда быел Россиядә узачак дөнья чемпионатында җиңү яулаячак. Кәҗә мескенкәй… Бельгия командасы күрсәтелгән савытны сайлаган, дип яза Идел.
 
Билгеле булганча, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты быел 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак.
 
Бельгия командасына килгәндә, кәҗәнең сайлавы сәеррәк тоелса да, әлеге команданың көтелмәгән хәлләр китереп чыгару мөмкинлеге юк түгел. Бельгиялеләр инде күптәннән тотрыклы һәм матур уен күрсәтеп килделәр. Әлегә яшь дип аталган уенчылар инде хәзер остардылар да, тәҗрибә дә тупладылар.
 
Карап карыйк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии