Кыш Бабай чакыру быел күпме тора?

Яңа ел бәйрәме җиттеме, Кыш бабай һәм Кар кызын искә төшерәбез. Әлеге әкияти геройлар безне балачакка алып кайтса, балалар алардан башка бәйрәмне күз алдына да китерми. Шуңа да бәйрәм кичләрендә күпләр аларны өйләренә үк чакырырга ашыга. Быел аларның бәясе:

3 меңнән башлап 10 мең сумга кадәр икән. Күпләр бәйрәм көннәрендә кесәләрен шактый калынайтырга өлгерә. Мәсәлән, Казанның бер Кыш бабае – Айдар Садыйковның сүзләренә караганда, Кыш бабай һәм Кар кызының 40 минутлык чыгышы өчен ул 28, 29, 30 декабрь көннәрендә 9 мең сумга кадәр, ә 31е көнне 10 мең сум акча ала. 

Болай күп акча алучы “Кыш бабай”лар: “Әлбәттә, чыгышлары өчен 1,5 мең сораучыларны да табарга мөмкин. Әмма очсыз бәя артында түбән сыйфат торганлыгын онытырга ярамый”, - дип кисәтәләр. Ә бәйрәмнәр оештыручы бер Казан компаниясе, Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыру 2,5 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр торачак, дип хәбәр итә.

Shahrikazan.com

P.S. Кыш бабай һәм Кар кызын өегезгә яки эшегезгә чакырасыгыз киләме? Шалтыратыгыз, ярдәм итәрбез: (843) 2-666-788, +79046605908. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии