Кызлар ни өчен ялгыз? (психолог киңәшләре)

Бүгенге көндә хатын-кызлар чибәр дә, уңган да, акыллы һәм укымышлы да. Ләкин күпчелеге үзләрендә шундый камил сыйфатларны туплаган булса да, ялгыз. Проблема нидә? Ничек һәм кемгә кияүгә чыгарга? Безнең сорауларга психолог Резеда Попова җавап бирә.

- Резеда ханым, хәзер 25тән узган туташлар үзләренә пар таба алмый. Егетләр күп кебек, әмма күңелгә ятышлысы юк диләр. Бу ни өчен шулай?

- Монда төп сәбәп гореф-гадәтләр үзгәрүдә. Элек 20 тулуга кызларны ничек тә булса кияүгә бирү ягын караганнар. Ә бүгенге чорда азатлык беренче урынга куела. Әти-әниләр дә кызларын тормышка чыгарырга ашыкмый. “Әүвәл укуыңны тәмамла, эш тап, ныклап урнаш. Аннары кияүгә чыгарсың”, - диләр. Ә моңа институттан соң, гадәттә, 2-3 ел вакыт кирәк. Ул вакыт эчендә кыз бала инде тәмам үз көчләренә ышанырга өйрәнеп беткән була. Үзеннән-үзе сорау туа - ә нәрсәгә миңа кияүгә чыгарга? Шулай кирәк булганга, таяныр кешемне эзлим, мәхәббәт кирәк, бала кирәк, мөнәсәбәтләр кирәк – җаваплар күп. Аларда буталмыйча төгәл җавап табу бик мөһим.

- Ә ярыңны йөрәгең белән сайларгамы, акыл беләнме?

- Кияүг чыгу – тормышта әһәмиятле адым. Шуңа күрә монда хисләр генә түгел, акылны да эшкә җигәргә кирәк. Монда бер конфликт туарга мөмкин: әйтик бер кыз стереотиплар буенча яшәүчеләр кебек үк бай кияү турында хыялланырга тиеш ди. Ә ул яраткан кеше андый ук хәлле түгел. Ул шуңа борчылып тәмам газапланып бетә. Мондый хәл булмасын өчен сез тагын бер кат үзегездән сорарга тиеш: мин нәрсәгә кияүгә чыгарга телим? Миңа ирем башкалар каршында мактанырга кирәкме, яки мин сөйгән кешем янында бәхетле булырга телимме.

- Еш кына кыз баланың язмышы әнисенекенә охшаган була диләр. Сез моның белән килешәсезме?

- Әйе, монда хаклык бар. Әйтик,  кыз баланың гаиләсендә  гомер буе бер стереотиплар буенча яшәгәннәр икән, мәсәлән, хатыннарны ирләре гел ташлап киткән яисә хатыннар ирләрен гел әрләп торган, димәк яшь гаиләдә дә ир белән мөнәсәбәт кабатланырга мөмкин. Начар гадәтләр яңа гаиләгә күчмәсен өчен үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Дөрес максатлар куя белү мөһим. Башка ситуацияне карыйк. Кайчак гүзәл затлар үзләренә яр тапкан очракта да мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк. Моңа кызларның комплекслары комачауларга мөмкин. Аларның үз-үзен түбән дәрәҗәдә бәяләү, кайсыдыр яклары тулы түгел дип уйлау көчле затлар белән аралашуны боза ала. Курку хисе дә башланган мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә киртә була ала. Еш кына кызлар егетнең тиешле дәрәҗәдә акча эшләү, карьера баскычыннан өскә менүендә, гаиләдә ышанычлы ир була алуларында шикләнә. Егет тәкъдим ясаган очракта да алар кияүгә чыгудан баш тарта. Курку хисеннән, төрле шикләрдән котылу өчен психолог, психотерапевт янына бару ярдәм итә дияр идем.

- Ә яшьләр озак очрашып та егет кияүгә чакырмаса нишләргә? Кызлар озак көтә алмый бит.

- Моның да сәбәбе бар. Ул өйләнергә теләми икән, димәк ул сезне үзенең хатыны итеп күрми. Андый очракта сез аның өчен кем булганыгызга ачыклык кертергә тырышыгыз. Ул хыялында йөрткән хатын образы нинди – үзеннән сорагыз. Әлеге мөнәсәбәтләр сезгә кирәкме – шул сорауларга җаваплар табарга тырышыгыз. Ә бәлки ул гомумән җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгелдер, гаепне гел үзегездән генә эзләмәгез. Сезне нәрсә берләштерә, нәрсә якынайта – шушы сорауларга  икегез бергә җавап эзләгез. 

- Кияү сайлаганда әти-әни фикеренә дә колак салырга кирәктер бит?

- Аларның фикере бу эштә мөһим, ләкин сез сайлаган яр белән сезгә гомер итәсе. Бу очракта үзегезнең гамәлләрегез өчен тулысынча җавап бирергә әзер булырга кирәк. Бу кешене сайлаган очракта мине нинди киләчәк көтә дигән сорауны бирергә кирәк. Чөнки киләчәкне үзебез төзибез.

- Резеда ханым, күпчелек кызлар әкияттәге принцны көтеп яши. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Ни өчен аны көтәләр, чөнки янәсе ул гел кулда гына күтәреп йөри, бүләкләр бирә, өф-өф итеп кенә торачак. Әйтергә кирәк, бу балаларча мәхәббәт. Ә гаилә кору өчен җитлеккән мәхәббәт булу шарт.

- Кияүгә чыгарга теләүчеләргә нинди хаталар булдырмаска киңәш итәр идегез?

- Сөйгән ярыңнан бар нарсәне дә көтеп утырмаска кирәк. Мөнәсәбәтләрне бергә төзегәндә генә алар чын мөнәсәбәт  була ала. Аннары тагын бер зур хата – икенче ярың белән көндәш булу.  Ирләр хатыннар белән узышырга яратмый. Ә менә аның белән әңгәмә кору, аның белән кызыксыну сезгә уңышлы нәтиҗәләр китерәчәк.     Аннары бүгенге җәмгыять теләсә нинди стереотиплар уйлап чыгарды. Алар буенча яшибез, башкалар каршында матур булып күренәбез дип күпләр күңелләре кушканча яшәми. Бәхетле булу өчен кайчак гадәтләрне үзгәртергә дә мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.03.2012 22:26:38

Минемчэ болай: яратам диеп хэерче, эчкече белэн яшэп булмый ул, жэмэгать!!! Тормыш иткэндэ акчасы да кирэк шул!!!(((

06.03.2012 19:53:28

Кызлар да, Егетләр дә ташлашып шакты вакыт узгач үз ялгышларын аңлап үкенәләр. Үкенү - ул гомер буенача өстрәлеп барырга мөмкин, шулай булмасын өчен ике якта тирән уйлап ташлашырга тиеш дип беләм. Бозылышып алган сүрәттә дә тиз арада ярыңны ташлап башка берәү белә танышу ялгышлык дип саныйм. Күп очракта бу эш өч итеп эшләнә,шулай итим эле,кызык итм эле дип,ләкин соңыннан мәңгегә укенеч булып кала.Ике якта бәхетсез тормыш кичерергә мәҗбүр була.Мисал өчен-бер 18 тирәсендәге кыз бала миңа гашыйк булуын белдерде.Ул шул кадәр әйбәт бала иде,мин аңардан олырак егет булганга мин аңа үз тиңеңне табарсың дип аралашуны туктаттым.Күп еллар үткәч көтмәгәндә очрашырга туры килде,мин инде өйләнгән идем.Тормышымның кызыгы юк, материльный яктан әйбәт булсада дип елап алды,мин аны җәлләдем. Үземнең дә тормышымның рәте булмады, материаль яктан яхшы булса да. Кызлар, Егетләр ярыгызны тапканда ашыкмагыз, Яратмаганнар белән тормыш кормагыз, бер 10-гына ел булса да яратышып гомер итүнең бахасы юк.

06.03.2012 19:13:22

Әх,үтте

06.03.2012 17:56:57

Кызлар колагына тагын бер киңәш бирер идем, әгәр тыңласалар..
Кияүгә чыгарга уйлагансыз икән, аерылышкан дусларыгыз белән арагызны өзегез..

Последние комментарии