Ландыш Нигъмәтҗанова: "Без татарлар!"
Туган телне саклау мәсьәләсенә артистларыбыз да битараф кала алмый. Шушы көннәрдә күп кенә эстрада артистларының социаль челтәрләрендә татар телен саклау темасын яктырткан язмалар еш очрый. Чираттагы артистыбыз - Ландыш Нигъмәтҗанова.
"Без татарлар", - дигән язу белән керткән җырчы әлеге видеоязманы. Чыннан да, беренче чиратта, үзебезнең татар булуыбызны онытмаска кирәк. Үзебез, һәм иң мөһиме, балаларыбыз туган телләрен онытмаса - телебез яшәячәк!
Комментарии