Ленар Сәйфиев соңгы вакытта чыгыш ясамавының сәбәпләрен аңлатты

Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Моның сәбәбен ул болай дип аңлатты:

 - Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, “Барс-медиа” компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы мине сәхнәдә көзге айларда ешрак күрә башлар дип әйтә алам. Яңа җырлар да иҗат ителә. Тагын бер зур хыялым бар минем. Алдан сөйләү килешмәсә дә, планнар белән уртаклашасы килә. Быел миңа - 30 яшь, иҗатыма ун ел була. Шушы зур вакыйгаларны берләштереп, концертлар оештырасым килә. Моның җиңел эш түгел икәнен дә беләм, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас дип өметләнәм.

- Ленар, син бит әле, иҗаттан тыш, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәсең.

- Әйе, без энергияне саклый торган лампалар чыгару һәм аларны тарату белән шөгыльләнәбез. Җәйге чорда, сәхнәне бераз икенче планга куеп, күбесенчә менә шушы өлкә буенча эшләдем.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии