Ленар Яшен җитди юл һәлакәтенә юлыккан

Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли.

"Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль артында утыручы ир-ат сүгенә башлады һәм машина болганып, мизгел эчендә килеп тә бәрелде. Без утырган машина каршы як полосага чыккан булган. Мин шунда ук аңымны югалтканмын. Кешеләрнең акырган, ыңгырашкан тавышына, төтен исенә айнып киттем. Кичекмәстән дустыма шалтыратып булган хәлне сөйләдем. Ул арада "ашыгыч ярдәм" килеп, безне хастаханәгә алып китте", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.

Ленарның күкрәк читлегенә зыян килгән, шуның аркасында сулыш алуы авырлашкан. Юл һәлакәтенә очраган башка кешеләр дә җитди зыян күргән, икенче машинаның йөртүчесе авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. "Өч көн буе селкенә дә алмыйча түшәмгә карап яттым. Күкрәк урынына гипс куеп булмый бит, ә ул хәтта сынган булган. Ятып кына тордым. Яңа киемнәремне кызгандым, әле алган идем генә, ертылып беттеләр. Хәер, анысы мөһим дә түгел, әнә бит берсе үлем белән көрәшеп яткан, аның язмышын әле дә белмим. Шуңа күрә тән сызлануларына гына түзәргә була. Хастаханәдә ятканда, бик күп туганнар һәм дуслар яныма килде, көтмәгән кешеләр дә хәлемне белде, шунысына сөендем", - ди Ленар.

Кеше һаман каядыр ашыга, чаба, "вакыт җитми", ди. Ленар да: "Гел вакыт юк дип зарлана идем. Менә хәзер вакытым күп. Өйдә ятканда, тормышка бөтенләй башка күзлектән карыйсың, яшәүнең ямен күрәсең икән. Ара-тирә өйдәге студиядә утырам, йөргән кызыма багышлап позитив рухта яңа җыр язам", - ди җырчы. Әлеге күңелсез хәл аркасында Ленар Яшен филармониядә узган концертта чыгыш ясый алмаган. Ә менә декабрьдә узачак Яңа ел солянкасына ул терелеп сәхнәгә чыгарга сүз бирде.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии