Ләйсән белән Салават Фәтхетдиновлар - икесе ике "көнче күбәләк"?

Яшьлегендә күрше кызына өйләнгән Салават, бүген "Зәкиеч" һәм Ләйсән ханым - сикәлтәле тормыш юлларында бер-берсен югалтмаган, бүген балалары игелеген, оныклары шатлыгын бергә күрүче соклангыч пар.
Аларның гаилә дуслары, Г. Камал театрының данлыклы директоры булган Шамил Закиров исән чакта болай сөйләгән, дип яза Кызыл таң:
 
"Салаватка кызларның күзе төшә, бик гашыйклар үзенә. Салават үзе дә кызларга битараф түгел. Шушы киң күңеллелеге хатынына көнләшергә азык та бирә бугай. Ә төп сәбәп, билгеле, Ләйсәннең үлеп яратуында. Һәм искитәрлек көнчеллегендә дә булса кирәк. (Аның бәхете дә шул, бәхетсезлеге дә, минемчә.)
 
Элегрәк, бергәләп концертлар куйган чорларында, сәхнә артына кем керә, Салават белән нинди хатын-кыз сөйләшә, аңа кемнәр чәчәк китерә – Ләйсән hәркайсын күздән кичереп, каравыллап йөри иде. Ә бу нәрсә ирләрне котырта гына, минемчә, hәм андый чакта ир-ат «сулга» ычкынырга барыбер җай таба.
 
Хәзер Ләйсән концертларда катнашмый. Гәрчә җырлыйсы, сәхнәдә күренәсе киләдер. Ләкин гаилә өчен бу яхшыга гына. Икесе арасындагы мөнәсәбәтләр күзгә күренеп җайланды, гармониялерәк була төште кебек.
 
Ләйсән бер өлеш көнләшсә, Салават – йөз өлешкә күбрәк! Андый чакта усаллаша да белә. Ә болай ул бик тә гаилә җанлы кеше. "Домострой" кешесе дияргә була. Ир буларак, үзен иреккә күбрәк хаклы дип тә саный бугай".
Яшьлегендә яшьнәгән бу мәхәббәтле пар, өлкәнәйгәч очкын түгел, нур чәчеп, тигез яшәсен иде, дигән теләктәбез!
Фото гаилә архивыннан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии