Ләйсән Гыймаева кемне көтә: малаймы, кызмы? (ФОТО)

Бала көткән вакытта фотога төшү модага кереп китте. Эстрадабыз җырчылары да бу тенденциядән читтә калмый. Тиздән өченче тапкыр әни булырга җыенучы Ләйсән Гыймаеваның да яңа фотосессиясе булган. “Бер генә көнгә булса да җәйгә кайтып килдем. Тизрәк шундый чәчәкләр арасында йөрисе, матур күлмәкләр киясе килә”, — дип язган Ләйсән фотолар астына.

Билгеле булганча, “ТатМузТВ” телеканалы алып баручысы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаева өченче балаларын көтә. Бу хакта Булат Бәйрәмов үзе хәбәр иткән иде. Интернетта Ләйсәннең тыңлаучылары туачак сабыйның кем буласын чамалый башлаган инде, дип яза tmtv-online.

Кем булса да ярый, иң мөһиме сәламәт булсын! Бәйрәмовлар гаиләсенә көтелгән зур эшләрендә уңышлар телибез!
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии